Главная  →  Новости  →  КАЗАНДА XX «СӨЕМБИКӘ ЭНЕЛӘРЕ ҺӘМ СЕҢЕЛЛӘРЕ» БӘЙГЕСЕ УЗДЫ
КАЗАНДА XX «СӨЕМБИКӘ ЭНЕЛӘРЕ ҺӘМ СЕҢЕЛЛӘРЕ» БӘЙГЕСЕ УЗДЫ

СөембикәСөембикә1

Быел «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» Коръән уку бәйгесендә Татарстан районнарыннан, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 500 ләп бала катнашты. Бәйгене Татарстан мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды һәм Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, “Хәләл” комитеты, Мәрҗани мәчете белән берлектә оештырды. Бәйгедә катнашучыларны сәламләргә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөтендөнья Коръәнхафизлар әзерләү оешмасының вәкаләтле вәкиле, “Ислам нуры” фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Ярдәм мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин, галимнәр Хатыйп ага Миңнегулов һәм Лена апа Таҗиева, Резидә Сафиуллина, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле Әлфия Миңнуллина, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев килгән иде, дип хәбәр итә tatar-islam.com.

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесенең быелгы җиңүчеләре:

Малайлар (4-10 яшьлекләр)

Рәхимов Мөхәммәд (1 нче урын)

Газизуллин Хәким (2 нче урын)

Сәнгаков Мөхәммәд (3 нче урын)

Кызлар (4-10 яшьлекләр)

Ибраһимова Мәрьям (1 нче урын)

Рөстәмова Ясминә (2 нче урын)

Мохтарова Мөслиха (3 нче урын)

Малайлар (11-14 яшьлекләр)

Вәлиев Инсаф (1 нче урын)

Халиков Әхмәт (2 нче урын)

Алимов Исмаил (3 нче урын)

Кызлар (11-14 яшьлекләр)

Ибраһимова Рәшидә (1 нче урын)

Хәлилова Исламия (2 нче урын)

Хәйдәрлиева Мәрьям (3 нче урын)

Малайлар (15-18 яшьлекләр)

Шәрәпов Илназ (1 нче урын)

Ишмурзаев Тәлгат (2 нче урын)

Сәлимҗанов Эмиль (3 нче урын)

Кызлар (15-18 яшьлекләр)

Габделкадыйрова Салиха (1 нче урын)

Хәлилова Сафия (2 нче урын)

Сабирҗанова Гөлназ (3 нче урын)