Главная  →  Новости  →  КАЗАНДА «МИЛЛИ ТОРМЫШ ҺӘМ ДИН» VII БӨТЕНРОССИЯ ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ФОРУМЫ БАРА
КАЗАНДА «МИЛЛИ ТОРМЫШ ҺӘМ ДИН» VII БӨТЕНРОССИЯ ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ФОРУМЫ БАРА

Казанда «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия дин әһелләре форумы бара. Кичә форум үзенең эшен татарларда суфичылык, мөселман яшьләре, ислам мәгарифе мәсьәләләренә багышланган секцияләрдә һәм «акыл штурмы» форматында узган «Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору» фәнни-гамәли конференциясендә алып барды. Бүген исә Г.Камал театры бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булды. Коръән уку белән башланган пленар утырышта беренче булып Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.  «Бу ел безнең тарихка кереп калачак. Иртәгә, Аллаһ теләсә,  Болгар ислам академиясенә нигез салачакбыз. Ул көнне без күптән хыялланып көттек. Бу эшебезне Россия Президенты Владимир Путин хуплады, — диде ул һәм бу эшне безгә матур итеп башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады. — Күреп торасыз, Россиядә диннәр һәм милләтләр арасында тынычлык, әмма дөньяда ыгы-зыгылар бик күп. Шуңа да Россия күләмендә мондый уку йорты булдыру ул Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә мөһим. Безгә мәдрәсәләребезгә, югары уку йортларына икенче төрле карарга, аларга ярдәм итәргә кирәк».

Президент фикеренчә, бүгенге мөфтиләр һәм муллалар кебек кешеләр киләчәктә дә кирәк. «Безнең тиешле күләмдә һәм яхшы укыту йортлары булмаса, динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга авыр булачак. Шуңа республика күләмендә мондый уку йортлары программаларын яңадан караячакбыз», — диде ул һәм форумга җыелучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.  Аннары Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан мөфтие камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында бүгенге көндә республикада дин өлкәсендә башкарылган төп эшләр белән таныштырды. “Без чын мәгънәсендә тарихи көннәрдә яшибез, — диде хәзрәт. — 29 апрельдә Казанда Болгар ислам академиясе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Аллаһ боерса, 21 май көнне Болгарда ислам академиясе нигезендә дога кылырбыз, олы эшне башлап тәкбирләр әйтербез. Галимнәребез сүзләренә караганда, ислам дине Болгарга Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм чорында, һиҗри буенча алтынчы елда ук килгән. Шунысы да мәгълүм, бу җирләрдә гыйлем йорты булган. Аны 1080 елда галим Якуб бине Ногман ачкан. Заманында Болгарның галимнәр иле буларак даны киң таралган. Академияне ачып без янә шушы мәртәбәле дәрәҗәгә омтылабыз.

Академия иң беренче чиратта, татар дини мирасын саклауны, дини гыйлем дәрәҗәсен үстерүне күз алдында тотып оештырыла. Алдыбызда мөселман өммәтен исламның хәнәфи-мәтуриди мәзһәбенә таянган традицион кыйммәтләре белән берләштерү, үстерү бурычы тора.

Мәгълүм булганча, мөселман җирләрендә имам Әбү Хәнифә мәзһәбе таралыш алу вакыты сигезенче гасыр ахырына туры килә. Болгарда яшәгән бабаларыбызның хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары булулары турында Багдадтан килгән Ибен Фадлан үзенең хисабында язып калдырган”.

Шулай ук Камил хәзрәт чыгышында татар имамнарының бүгенге көндә нинди эшләр башкаруы мөһим булуга игътибар юнәлтте.

“Без, татар имамнарының төп эше ул – бабаларыбыз юлын дәвам итү һәм алар өйрәткәннәрне халыкка җиткерү. Бүгенге көндә халыкка, аеруча яшьләргә, Имам Әбү Хәнифә мирасын өйрәтү, мәзһәб мәсьәләләрен аңлату бигрәк тә мөһим. Шуңа күрә дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2016 елны Хәнәфи мәзһәбе елы итеп уздыра. Бу ел кысаларында Әбү Хәнифәгә багышланган чаралар уздыру, китаплар бастыру каралган”, — диде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт чыгышын түбәндәге сүзләр белән тәмамлады: “Ни өчен хәзер мөселман өммәте ялган диннәргә каршы тору юлларын эзләргә мәҗбүр соң?! Минем уйлавымча, иң беренче зур сәбәп ул – гыйльми-дини мирасны белмәү.  Икенче сәбәп – тәкъвалыкны югалту. Изге Коръәндә Раббыбыз кисәткән: «Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһтан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер». («Нәба (Хәбәр)» сүрәсе, 31нче аять). Менә шуны истән чыгармасак иде. Өченче сәбәп – кешеләрнең тормышы бәрәкәтле, бәхетле булсын өчен иман ныклыгы кирәклеген оныту. Аллаһы Тәгалә Коръәннең хакыйкый булуын саклый. Без исә ислам динен сакларга һәм таратырга тиеш. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен! Раббыбыз эшләребезне дәвамлы һәм бәрәкәтле итсә иде. Раббыбыз кылган догаларыбызны, гамәлләребезне кабуллардан кылып, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт насыйп итсен иде!”

Форумда чыгыш ясаган төбәк дин әһелләре динебезне таратудагы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Милләт, тел язмышы, яшьләрнең милләттән читләшүе кебек үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Күтәрелгән мәсьәләләрнең байтагы форум кабул иткән резолюциягә кертелде.

Быелгы форумда 68 төбәктән 916 делегат катнаша, шуларның 52се — хатын-кыз. Аларның иң өлкәне һәм иң яше Чувашия Республикасыннан: 94 яшь һәм 20 тирәсе. Географик яктан караганда, VII Бөтенроссия дин әһелләре форумына Сахалин, Приморьедан кадәр вәкилләр килгән. Яһүд автономияле округы, Амур өлкәсе һәм Хабаровск крае, Дагыстан Республикасыннан мондый чарага беренче тапкыр килүләре икән.