Главная  →  Новости  →  КАЗАНДА МӨГАЛЛИМНӘР ФОРУМЫ УЗДЫ
КАЗАНДА МӨГАЛЛИМНӘР ФОРУМЫ УЗДЫ

Бүген «Казан” милли-мәдәни үзәгендә республика мәчетләре каршында оештырылган дини курсларда белем бирүче мөгаллимнәр форумы үтте. Анда Татарстаннаң төрле районнарыннан 300 мөгаллим-мөгаллимә катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында дини гыйлем бирүне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте алып барган иң мөһим эш юнәлеше, дип билгеләп үтте. Нинди генә эш башкарсак та, хәтта мәчет төзи башлаганда да, гыйлемгә таянабыз. Балаларыбыз әйбәт кеше булсын дисәк тә, аларны тәрбияләр өчен ярату гына җитми бит, ә гыйлем кирәк. Тормышта күп очракларда бары гыйлем белән проблемалардан чыгабыз, кыен хәлләрдән котылып калабыз. Раббыбызга гыйбадәт кылыр өчен дә гыйлем кирәк! Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: “Я галим, я укучы, я аларны тыңлаучы бул”, — дигән. Гыйлемнең иң хәерлесе – ахирәткә чакырган дин гыйлеменнән гыйбарәт. Бүген бирегә менә шушы иң хәерле гыйлемне бирүчеләр — бик тә мәртәбәле кешеләр җыелды. Сез бар яктан хәерле гыйлемне балалардан башлап, әбиләргә, бабайларга кадәр өйрәтәсез”, — дип, хәзрәт остазларга рәхмәтләрен җиткерде.
Бүгенге көндә республикада 1400 дән артык мәчет эшләп килә. Аларның яртысыннан күбесендә дини башлангыч белем бирелә. Узган яз көне уздырылган аттестациядә барлыгы 1350 мөгаллим катнашты. Узган уку елында Татарстан мәчетләрендә оештырылган курсларда уртача 25 меңләп кеше дини белем алган.
Дини мәгариф системасының торышы, андагы проблемалар хакында мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде. “Мәчетләр каршындагы курслар безнең өчен бик мөһим, чөнки әлеге курслар аша 25 меңннән артык кеше беренчел дини белем ала. Биредә алар ислам юлына беренче адымнарын ясый. Сез ничек аларны намазга бастырасыз, алар шулай итеп намаз укый башлыйлар. Бу бик мөһим, чөнки дин ул мәчеткә кереп намаз укып чыгу гына түгел, ә дөньяга карашлар системасы. Сез аларда нинди фикер формалаштырсагыз, алар киләчәктә дә шулай барырга тырыша”.
Ул шулай ук мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы эшләнүен хәбәр итте. Алар бүгенге форум кысаларында һәрбер мөгаллимгә таратылды. Мәчетләргә ислам дине нигезләрен өйрәнергә килүчеләрнең төрле яшьтә булуларын исәпкә алып, программа 3 төп өлешкә бүленгән: мәктәпкәчә яшьтәге 2-6 яшьлек балалар өчен, мәктәп яшендәге 7-17 яшьлек укучылар һәм 18 яшьтән башлап олылар өчен. Программаны Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил Вәлиуллин һәм Кукмара мәдрәсәсе директоры Рәшит Курамшин төзегән. Аңа нигезләнеп дәреслекләр дә әзерләнә.
Форумны мөфти урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды.