Главная  →  Новости  →  КАЗАНДА ГАЛИМҖАН БАРУДИНЫҢ ТУУЫНА 160 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН КОНФЕРЕНЦИЯ АЧЫЛДЫ
КАЗАНДА ГАЛИМҖАН БАРУДИНЫҢ ТУУЫНА 160 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН КОНФЕРЕНЦИЯ АЧЫЛДЫ

Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Пленар утырыш  Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды. Дини мирасыбызга багышланган халыкара фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Исхаков Камил Шамил улы, Дамаск университеты ректоры Мөхаммәд Хәсән әл-Курди, Бәхрейнның имам Мәлик Ибн Әнәс җәмгыяте рәисе Ибраһим Мурейхин, Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Салах хаҗи Межиев, Ингушетия Республикасы башлыгы каршында диннәр буенча киңәшчесе Мөхәммәт Госман улы Албогачиев, Россия мөселманнарының диния мәҗлесе, Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар сәламләде.

Чараның беренче өлеше Галимҗан Барудига багышланган фильмне карау белән тәмамланды.

Конференциядә Сүрия, Бәхрәйн, Төркия, Иордания, Мисыр илләреннән килгән дин галимнәре һәм Россиянең  13тән артык мөфтияте вәкилләре, Россия һәм Татарстан фән белгечләре катнаша.

Барлык кунакларга  «Хозур» нәшрият йорты бастырган Баруди хезмәтләре таратылды.

dumrt.ru