Главная  →  Новости  →  КАЗАНДА ДАИШКА КАРШЫ ТОРУ ЧАРАСЫН ЭЗЛӘДЕЛӘР
КАЗАНДА ДАИШКА КАРШЫ ТОРУ ЧАРАСЫН ЭЗЛӘДЕЛӘР

199719_INNERRESIZED600_600_IMG_6426

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Конференциянең “акыл штурмы” форматында узган беренче өлешендә түгәрәк өстәлләр янында утырган 100 дән артык кеше —  күренекле дин әһелләре, танылган галимнәр, журналистлар, аналитиклар ДАИШка (РФдә тыелган оешма) мәгълүмати каршы тору ысуллары турында фикер алышты. ДАИШ турында массакүләм мәгълүмат чаралары нинди хәбәр бирергә/бирмәскә тиеш? ДАИШка каршы көрәштә хакимият органнары мәгълүмат чаралары аша нәрсә эшләргә тиеш? Мөселман җәмәгатьчелеге ДАИШка ничек каршы тора ала? Гади журналисттан алып мөфти хәзрәткә кадәр һәммә кеше үз фикерен белдерде. Мондый форматта сөйләшү, бердән, кешелеккә нинди зур куркыныч янавын төптәнрәк аңларга ярдәм итсә, аңа каршы торуның күптөрле ысуллары булуын да күрсәтте. Әмма, конференциянең пленар утырышында чыгыш ясаган юридик фәннәр докторы, профессор Леонид Сюкияйнен сүзләре белән әйткәндә, бу көрәштә «клуб командалары уены гына аз, көчле җыелма команда төзергә кирәк». «ДАИШ турында фәтва чыгарырдай ислам фикере үзәге булдырып, ул фәтваларны зур тиражлар белән таратыйк. Кулына корал алган экстремистны инде туктата алмабыз, әмма аларга кушылырга теләүчеләрне туктатып була әле, шулар белән эшләргә кирәк», — ди профессор.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Әзһәри, Дәмәшкъ университеты докторы, Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутый, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәзак Әс-Сәгъди, юридик фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры Ринат Патеев һәм башкалар чыгыш ясады.

Конференция  татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылды, чыгышлар турыдан-туры тәрҗемә ителде.