Главная  →  Новости  →  КАЗАНДА ҖИДЕНЧЕ ТАПКЫР САМАТОВ УКУЛАРЫ УЗДЫ
КАЗАНДА ҖИДЕНЧЕ ТАПКЫР САМАТОВ УКУЛАРЫ УЗДЫ

samatov1samatov2
Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белән берлектә Казанда җиденче тапкыр Саматов укуларын уздырды. Укуларда Татарстанның, Россия төбәкләренең дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, Габделхак хәзрәтнең якыннары, укучылары, шәкертләр катнашты. Чара изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте.
Конференциядә катнашучыларны беренче булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм бөтен татар дөньясына билгеле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовның эшчәнлегенә тукталды, ихлас дин әһеле булуына басым ясап, болай дип сөйләде: “Габделхак хәзрәт совет заманында динебезне саклап калган, берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остаз. Ул Татарстанда беренче рәсми мәдрәсәне эшләтеп җибәрә. Аның шәкертләре хәзер үзләре дә мөфтиләр, хәзрәтләр. Габделхак хәзрәтне күпләр шәригать хөкемнәрен үтемле итеп аңлатып биргән казый буларак беләләр. Дини сорауларга җавап рәвешендә чыккан китаплары, вәгазьләре, хөкемнәре аның зур гыйлем иясе булуы хакында сөйли. Габделхак хәзрәт дини яңарыш башланган чорда күп сандагы дини эшләргә җитәкчелек итә. Замандашлары сөйләвенә караганда, нинди генә кыен хәлләргә тарыса да ул сабырлыкка, тынычлыкка чакырган дин әһеле. Аның елый-елый дога кылганнарын искә төшерәләр. Хәзрәтнең ихласлыгы көчле иде, диләр”.
Аннары мөфти хәзрәтләре дин өлкәсендә зур тырышлык куйган, рухи мирасыбызны саклаучы шәхесләргә ел саен Диния нәзарәтенең Рухи мирас премиясе бирелеп килүе турында әйтте һәм олуг бүләкне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә тапшырды. Бу мизгелләрдә залдагылар, бүләкнең лаеклы иясен табуына инанып, озаклап тәкбир әйтеп тордылар.
Разил Вәлиев үзе дә бүләккә каршы бүләк алып килгән иде. Ул: “Тукайның исламга мөнәсәбәте бик яхшы булган, чөнки ул муллалар нәселеннән”, — дип, мөфти хәзрәткә шагыйрьнең ике томлыгын тапшырды. Аннары үзенең нәсел-нәсәбе, дингә мөнәсәбәте турында сөйләп үтте: “Әнием биш вакыт намазын калдырмады. Мәчет манарасын кисеп төшергәч тә, әни аның аен өйгә алып кайтып, озак еллар буе яшереп саклады. Мин үзем беренче гонорарыма шул мәчет манарасына ай куйдырдым. Соңрак милли китапханә директоры булып эшләгән чагымда китапларны Печән базары мәчете бинасында сакларга туры килгән иде, аның манарасын без куйдырдык. Дәүләт Советындагы эшем дә дин белән бәйле. Милли мәсьәләләргә дин дә керә бит инде. Беренче кабул иткән законыбыз “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турында иде. Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен ял көне итеп игълан итүдә дә безнең өлеш керде. Башта, Рухи мирас премиясенә мин лаек микән, дип уйланган идем, менә шушыларны искә төшергәч тынычландым”, — диде ул.
Конференцияне алып баручы мөфти урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин: “Саматов милли факторның мөһимлеген аңлап эшләде. Ачылышына Габделхак хәзрәтнең зур өлеше кергән Ислам кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә бүгенге көндә үзебезнең традицияләрне дәвам итә. Хәзрәтнең сүзләре генә түгел, ә нәселе дә безнең өчен үрнәк булып тора. Аның дәвамчылары бүгенге көндә ислам динен тарату, үстерү өлкәсендә эшлиләр”, — дип, сүзне Ханти-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовка бирде.
Таһир хәзрәт шушы чараны оештыручыларга таслап-таслап рәхмәтләрен җиткергәннән соң, Габделхак хәзрәт Саматовның дин әһеле генә түгел, ә гап-гади гаилә башлыгы, әти кеше буларак кылган гамәлләре, уй-фикерләре, холык-фигыле турында сөйләде. “Әтием миңа остаз да булды. Әмма остазны дәресләрдә, мәҗлесләрдә генә күрәсең, ә мин әтинең иртән ничек уянганын, ничек тәһарәт алганын, гаиләдә, башкалар белән нинди мөнәсәбәттә булуын күреп үстем. Шофер булып, авыр эштә эшләде, әмма машинасында һәрвакыт Коръәне, комганы булды. Намаздан соң борылып бездән сүрәләр укыта торган иде. Без укый-яза белмәсәк тә, сүрәләрне яттан белә идек. Гаиләләребездә дә әтиебезнең шушы үрнәген дәвам иттек. Милләт өчен тырышты, татар мәктәбе бетмәсен дип икешәр трамвай белән безне татар мәктәбенә йөртте. Дин өчен тырышты, динне таратыр өчен мәчеткә гап-гади слесарь булып урнашты. Бер казанга, ихлас тәкъва булса, 10 кеше дә сыя ала – Мәрҗани мәчете хәзрәтләре әнә шундыйлар иде. Син бит слесарь, дип тормадылар – әтигә укытырга ирек бирделәр”.
Конференциядә Габделхак Саматовны якыннан белгән, аның шәкертләре булган байтак хәзрәтләр чыгыш ясады. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев остазы турындагы чыгышын, залда утырган шәкертләргә адреслыйм, дисә дә, бүгенге дәрәҗәле-урынлы дин әһелләренә дә үрнәк, гыйбрәт булырлык сүзләр җиткерде. “Габделхак Саматов мәчет ачарга да, мәҗлескә дә, башкасына да өлгерә иде. Һәм 2-3 сүз генә әйтеп китми, елатырлык итеп вәгазь сөйли иде. Әдәплелекне гел беренче урынга куйды. Әдәбе булмаганның сөннәте кабул булмас, сөннәте булмаганның бер гамәле дә кабул булмас, дия иде. Гыйлем ул пычак шикелле, белгәне ипи кисә, белмәгәне кулын кисә, кеше үтерә”, — дип баш казый хәзер әдәпнең җитеп бетмәвен; гыйлемгә таянып масаю, өлкәннәрне санга сукмыйча, без гыйлемле, дип тәккәбберләнеп йөрү кебек бүгенге дини яшьләребезгә хас тискәре күренешләргә тукталды. “Бүген халык динне белеп бетерми, әмма ул сине яхшы белә, синең әхлагыңны белә, Шуннан чыгып дингә бәя бирә”, — дип, булачак муллаларга нәсыйхәт бирде.
Рухи остазларыбыз Габделхак хәзрәт Саматов, Габделхәбир хәзрәт Яруллин турындагы; татар рухи-дини мирасын, тарихын, мәдәниятен киләчәк буыннарга җиткерү һәм башка кызыклы темаларга багышланган чыгышлардан соң Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә мәҗлес үткәрелде.
Нәүбәһар Кәбирова