Главная  →  Новости  →  КАЗАН ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОФЕСТИВАЛЕ «МӨХӘММӘД — АЛЛАҺ ИЛЧЕСЕ» ФИЛЬМЫ БЕЛӘН АЧЫЛА
КАЗАН ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОФЕСТИВАЛЕ «МӨХӘММӘД — АЛЛАҺ ИЛЧЕСЕ» ФИЛЬМЫ БЕЛӘН АЧЫЛА

Кинофестиваль13912902_1143446792394705_4675150512685678329_n

Бүген Казанда XII халыкара мөселман кинофестивале башлана. Кинофорум иран режиссеры Мәҗит Мәҗидинең «Мөхәммәд – Аллаһ илчесе» картинасы белән ачыла. Фильм узган ел Америка кино сәнгате академиясенең «Оскар» премиясенә дәгъва кылган иде. Картинаның премьерасы бүген «Родина» кинотеатрында сәгать 2 дә һәм 4 тә фестиваль кысаларында бушлай күрсәтеләчәк. Моннан тыш фильм «Корстон» күңел ачу үзәгендә дә күрсәтелә. Сеанс түләүле, кичке сәгать 7 дә башлана.
Быел фестивальнең конкурс программасына 33 илдән 60 фильм кергән. Конкурста катнашырга 60 илдән 700 дән артык заявка килгән булган. Жюри рәисе — Россиянең халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, режиссер Александр Прошкин.