Главная  →  Новости  →  КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: “ИСЛАМНЫҢ АСЫЛЫН ГЫЙЛЕМ АША ГЫНА ҖИТКЕРЕП БУЛА”
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: “ИСЛАМНЫҢ АСЫЛЫН ГЫЙЛЕМ АША ГЫНА ҖИТКЕРЕП БУЛА”

(Мәчет каршындагы курсларда укытучы мөгаллимнәр алдында ясаган чыгышы)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Мөхтәрәм имамнар, мөгаллимнәр, кунаклар! Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ!

Барча мактауларыбыз Аллаһы Тәгаләгә булсын! Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмгә, гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!

Сүзне сезгә – меңләгән кешеләргә дин нигезләрен өйрәткән мөгаллимнәргә рәхмәт сүзеннән башлыйсы килә. Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхим- шәфкатьләре, бәрәкәтләре язсын. Ике дөнья рәхәтен күрергә насыйп итсен!

Мөхтәрәм җәмәгать! Ислам асылын гыйлем аша гына төгәл, дөрес итеп җиткереп була. Барчабыз да яхшы аңлый, сыйфатлы дини белем мәхәлләне тәрбияли, үстерә, ныгыта. Шуңа күрә дә дини мәгариф системасы – Диния нәзарәтенең иң зур игътибар иткән өлкәсе.

Соңгы дистә еллар дәвамында, бернинди авырлыкларга карамастан, республикада бөрбөтен дини мәгариф системасы булдырылды. Дини мәгариф башлангыч белем бирүдән башлап, вузга кадәр дәвам итә. Быел исә дәүләт җитәкчеләре ярдәмендә Болгар ислам академиясен булдыру турында карар кабул иттек. Моны – дини мәгарифнең иң югары баскычы дип әйтә алабыз. Аллаһы боерса, ислам галимнәрен үзебездә – Татарстанда үстереп булачак.

Бүгенге көндә мөселманнар өчен мөмкинлекләр күп. Әмма исламнан  ерак кешеләр өммәтебездә төрле проблемалар барлыкка китерә. Мәсәлән, интернетта берничә атна элек видео тараттылар. Күбегез күргәнсездер, анда берәү фетнәгә өнди. Милләтара, динара көрәшкә чакыра. Дәүләткә каршы барырга куша.

Мәчетләрне җимергән, мөселманнарны үтерүче җинаятьче кешеләр Ислам дәүләте түгел, «Иблис дәүләте» төзеп, тарихи вакыйгалар белән уйнамакчы булалар. Тарихта булып үткән кайбер хәлләрне үзләренчә шәрехләп, фикерләрне бутыйлар. Ватанпәрвәрлек, үз халкыңны ярату, туган җиреңне кадерләү кебек ихлас хисләрне начарлыкка бормакчы булалар. Ләкин бу хисләр берничек тә башка дин, милләт кешеләренә карата җинаять кылуга әйләнергә тиеш түгел. Чөнки Раббыбызның рәхмәте киң, барчабызга да җитә.

Шуны аңласак иде, кансыз һәм надан кешеләрнең гамәлләре аркасында бөтен исламны түбәнсетү күзәтелә.

Нүәйм ибн Хаммадның «Әл-Фитан» китабында Али ибн Әбү Талибтан (аңар Аллаһының рәхмәте булсын) килгән хәдис язылган. Ул хәдистә болай диелгән:

رواه نعيم بن حماد رحمه الله في «كتاب الفتن» (573) قال: حدثنا الوليد, ورشدين, عن ابن لهيعة, عن ابي قبيل,  عن رومان, عن علي بن ابي طالب رضي الله عنه  قال: «اذا رايتم الرايات السود فالزموا الارض فلا تحركوا ايديكم, و لا ارجلكم, ثم يظهر قوم ضعفاء لا يؤبه لهم قلوبهم, كزبر الحديد, هم اصحاب الدولة, لا يفون بعهد و لا ميثاق, يدعون الي الحق و ليسوا من اهله, اسماؤهم الكني, و نسبتهم القري, و شعورهم مرخاة كشعور النساء, حتي يختلفوا فيما بينهم, ثم يؤتي الله الحق من يشاء»

 

«Кара әләмнәр (флаглар) күрсәгез, җиргә иелегез һәм кымшанмагыз. Зәгыйфь кешеләр килер, аларга берәү дә әһәмият бирмәс. Аларның йөрәкләре тимер төсле каты булыр. Һәм аларның үзләре уйлап тапкан дәүләтләре булыр. Вәгъдәләрендә тормаслар, килешүләрне үтәмәсләр. Алар үзләрен хаклы дип әйтерләр, әмма дөреслектән ерак торырлар. Бер-берсенә шәһәр атамаларын кушамат итеп тагарлар. Чәчләре  хатын-кызларныкы төсле озын булыр. Аннары бер-берсе белән талаша башларлар. Менә шул чакта Аллаһы, кемнәргә тели – шуларга хакыйкатьне юллар».

Җәмәгать! Берләшкән җинаятьчеләрнең дине юк. Андыйларның дине була да алмый. Алар кешеләрне исламнан ераклаштыралар, динебезгә карата тискәре карашлар уяталар. Чөнки хаксыз һәм гаделсез рәвештә кеше үтерүне «җиһад кылу» дип атыйлар. Безгә юл күрсәтүче китабыбыз Коръәни Кәримдә моны раслаучы бер аңлатма да юк. «Җиһад» сүзе ул – ислам дине, Аллаһы Тәгалә юлында булу һәм гыйбадәт кылу өчен тырышу. Ул һич тә үз-үзеңә кул салуга да, башка кешеләрнең канын коюга да өндәми. Мөселманнарга каршы фетнә чыгару, дошманлык хисе уяту, изге рәҗәб, шаһбан, рамазан айларында кан кою – болар берсе дә җиһад түгел, ә җинаять. Ислам бер кеше үтерүне бөтен халыкны үтерүгә тиңли.

Җинаятьчеләрнең телләре гел тәкбир әйтеп торса да, маңгайлары гел сәҗдәдә булса да, алданмагыз. Үтерү нияте кергән җинаятьчеләр белән диннең бернинди бәйләнеше юк һәм була алмый. Бернинди гаебе булмаган кешеләрне санаулы көннәрдә юкка чыгаралар. Бу исламнан түгел! Бу Аллаһы Тәгалә кушкан юл түгел! Җинаятьчеләрне аклап һәм аларны нинди дә булса дин әһелләре сафына кертү турында сүз дә куерта алмыйбыз.

Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларында болай язылган:

عن علي رضي الله عنه قال سمعت رسول الله صلي الله عليه و سلم  يقول: سيخرج في اخر الزمان قوم احداث الاسنان سفهاء الاحلام يقولون من خير قول البرية يقرؤون القرآن لا يجاوز حناجرهم يحرقون من الدين كما يحرقون السهم من الرمية فإذا لقيتموهم فأقتلوهم فإن في قتلهم  أجراً لمن قتلهم عند الله  يوم القيامة (رواه شيخان)

 

«Ахырзаманда акылсыз яшьләрдән торган төркем барлыкка килер. Алар Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вә сәлләм сүзләрен сөйләрләр, Коръән укырлар. Әмма сүзләре тамак төбеннән узмас һәм үзләре исламнан җәядән атылган ук төсле очып чыгарлар. Юлыгызда очрасалар, алар юкка чыкканчы көрәшегез. Аларга каршы көрәшүчеләргә Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә әҗерен бирер».

Мөхтәрәм җәмәгать! Балаларыбызга, яшьләребезгә хуҗа булып, дин һәм иман мәсьәләләрен дөрес итеп өйрәтик. Тикшермичә, аңламыйча теләсә нинди белемне кабул итмик. Сүземне исә шушы дога белән тәмамларга телим: «Әй, Раббым! Белемебезне, аңыбызны арттырып, безне салих колларыңнан әйлә!».