Главная  →  Новости  →  Камил хәзрәт Сәмигуллин: «АЛДА МӘШӘКАТЬЛЕ ЕЛ КӨТӘ»
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «АЛДА МӘШӘКАТЬЛЕ ЕЛ КӨТӘ»
Бу көннәрдә Әлмәт мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы үткәрелә. Әлеге чара 2016 елда алып барылган дини эшчәнлеккә йомгак ясау, алдагы елга ниятләрне барлау булып тора. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә бара, сөйләшүдә мөфти урынбасарлары, район имам- мөхтәсибләре, казыйлар, голәмәләр шуралары әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнаша.

Мөфти 2016 елда Татарстан мөфтияте тарафыннан тормышка ашырылган кайбер эшләргә аерым тукталды: Диния нәзарәте яңа урында эшли башлады; Коръәннең яңа басмасы чыкты. Диния назәрәте тарафыннан ул 10 мең тираж белән нәшер ителгән иде, хәзер тагын  5 мең данәдә кабат бастырырга ниятләнә. Республика күләмендә караганда, быел 20 дән артык яңа мәчет (Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Балык Бистәсе, Чаллы, Түбән Кама һәм Актаныш) ачылды.  Буада исә мәдрәсә төзелеше бара.  «Димәк, муллалар аштан-ашка гына йөрмиләр, аларга хуҗалык эшләрен дә җигелеп тартырга туры килә. Шуңа күрә дә азмы-күпме ярдәм булсын дип, мөхтәсибәтләргә, хәзрәтләргә грантлар бирергә тырышабыз. Бу грантлар авыл мәчетләренә булышырга дип каралган. Шул исәптән яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар бирүне дәвам иттек. Быел 50дән артык кешегә грант булды. Шуны әйтәсе килә, динебез, республикабыз, халкыбыз өчен бик күп тырышлыклар куйдык, Аллага шөкер. Дини эшләрне алып баручылар — урынбасарлар, казыйлар, голәмәләр шурасы, имам-мөхтәсибләр, хәзрәтләр, мәдрәсә мөгаллимнәре – барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Динебезне тотыйк, телебезне сак­лыйк, балаларыбызга тапшырыйк: безнең вазыйфабыз шул. Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез, республикабыз өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк”, — диде мөфти хәзрәт.

 

Киләсе ел хакында исә мөфти: “…безне алда шактый мәшәкатьле, җаваплы ел көтә.  Барыбыз да яхшы белә, киләсе елда Болгар ислам академиясе ачылачак. 1 сентябрьдә без академиядә яңа уку елын башлап җибәрергә тиеш. Бу эшләр республика, хәтта Россия күләмендә генә бармый. Чит илләр белән даими сөйләшүләр үткәрелә. Безгә барыбызга да, бигрәк тә Голәмәләр шурасына, мәгариф бүлегенә академиянең уку-укыту планнарын төзү өчен шактый  эшләр башкарырга туры киләчәк. Вакыт күп түгел, санаулы айлар гына калып бара”, — дип кисәтте.

Мөфтидән соң чыгыш ясаган баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев исә  2016 елда республика күләмендә этаплап үткәрелгән Коръән уку бәйгесенә һәм балалар арасында “Гыйбадәте Исламия” китабына нигезләнеп оештырылган викторинага югары бәя бирде. Бу бәйгеләрнең халыкта зур кызыксыну тудыруын, аларны оештыруда имам-мөхтәсибләрнең күп тырышлык куйганын билгеләп узды.

 

Баш казыйдан соң нәзарәтнең төрле юнәлешләре буенча җаваплы бүлек җитәкчеләре сүз алды.