Главная  →  Новости  →  КАМИЛ ИСХАКОВ БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕНЕҢ УЧРЕДИТЕЛЬЛӘР ШУРАСЫ РӘИСЕ ИТЕП САЙЛАНДЫ
КАМИЛ ИСХАКОВ БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕНЕҢ УЧРЕДИТЕЛЬЛӘР ШУРАСЫ РӘИСЕ ИТЕП САЙЛАНДЫ

kamil

Бүген Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид ән-Нәби — Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) туган көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Иртәнге якта Ак мәчет комплексының конференцияләр залында Болгар ислам академиясенең (БИА) учредительләр шурасы утырышы булды. БИАның учредительләре булып Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте санала. Утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Ислам мәгарифе буенча шура рәисе, ТР мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин,  Иордания университеты профессоры Габдеррәзак Габдрахман катнашты. Анда Татарстан Республикасы ярдәмчесе Камил Шамил улы Исхаков Болгар ислам академиясенең учредительләр шурасы рәисе итеп сайланды.  РТ Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ак мәчеттәге бәйрәм чарасында билгеләп үткәнчә, Исхаков — бу постка иң яхшы кандидатура. Ул — дәрәҗәле мулла гаиләсеннән, эш тәҗрибәсе зур, Согуд Гарәбстанында эшләде, дип ассызыклады М.Шәймиев.

Камил Исхаков быелның 26 ноябрендә Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде, ул Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Татарстан Президенты «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу турында»гы  Указга 2015 елның 4 ноябрендә кул куйган иде.