Главная  →  Новости  →  КАЙГЫРТУ
КАЙГЫРТУ

kor%d3%99n-b%d2%afl%d3%99k

Мөбарәк җомга көне иде. Җомга намазыннан соң хатын-кызлар залы бераз бушап, тынып калгач, яныма берничә Коръән китабы тоткан бер мөлаем ханым килеп, кыяр-кыймас кына сүз катты: «Ханым, сез укый беләсезме?» Уңай җавап ишеткәч, кулыма Китап тоттырып укырга кушты. «Фатиханы» укып бетергәч, менә булды, рәхмәт, инде дога кылыйк, диде.

Бу ханым бакыйлыкка күчкән улы, әти-әнисе, әби-бабалары өчен борчылып, кабердәге хәлләрен җиңеләйтим дип мәчетебезгә алар исеменнән Коръән китаплары ташый икән. Монда килгән мөселманнар Китапларны алып укырлар да якыннарыма савап язылып торыр дип өметләнәм, ди.

Ханымның садакаларын Аллаһ Раббыбыз кабуллардан кылсын иде. Беребез дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән, үзебездән соң безнең өчен садакалар бирүче, дога кылучы балалар калдыра алсак иде.

Мәрьямбану Хафиз