Главная  →  Новости  →  КАДЕРЛЕ КЕШЕБЕЗ — ХАТИП АБЗЫЙ БИКМӨХӘММӘТОВ АРАБЫЗДАН КИТТЕ
КАДЕРЛЕ КЕШЕБЕЗ — ХАТИП АБЗЫЙ БИКМӨХӘММӘТОВ АРАБЫЗДАН КИТТЕ

IMG_3607 copy

Бүген бик кадерле кешебез —  Хатип абзый Бикмөхәммәтов, безне ятим калдырып, арабыздан китеп барды.

Хатип абзый Гаилә мәчетен төзүдә башлап йөргән кеше, җир кишәрлеген алудан ишекләрен ачып кергәнчегә кадәр шушы ниятен тормышка ашыру максаты белән яшәде. Изгелегенә күрә урыны да һәрвакыт түрдә булды, аны мәхәлләдә олысы-кечесе хөрмәт итте. Мәчеттә уздырылган һәр бәйрәмдә без аны кадерле кунак кебек көтеп ала идек. Соңгы елларда, сәламәтлеге какшау сәбәпле ул Тынычлык бистәсендә — балалары гаиләсендә яшәде, шулай да җомга намазларына Гаиләгә килергә тырышты…

Менә бүген дә өйлә намазыннан соң мәхәлләдәшләр җыелышып, аны биредә көтеп торачак… Җеназасын укып, хөрмәтле хәзрәтебезне кадерләп соңгы юлга озатыр өчен…

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун.