Главная  →  Новости  →  КАДЕР КИЧӘСЕНДӘ НИНДИ ДОГА КЫЛЫРГА?
КАДЕР КИЧӘСЕНДӘ НИНДИ ДОГА КЫЛЫРГА?

Islam_260908

Рамазан аеның соңгы ун төнендә кадерле вә әҗерле, фазыйләтле Кадер кичәсе бар. Раббыбыз үзенең Китабында Кадер кичәсе турында аерым бер сүрә дә иңдергән: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)» Дөрестән дә, ибне Габбас әйтә: «Раббыбыз Коръәнне Кадер кичәсендә Ләүхүл мәхфүздән алып дөнья күгенә иңдерде». Соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерде, ди.

Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зикердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр.

Кадер төне тынычлык, иминлек кичәседер. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек,тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар, ди. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сорады: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?” – диде. Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллам, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), – дип дога кыл», диде.

Кадер төненең үзенә генә хас булган галәмәтләре бар. Ул башка төннәрдән аермалы буларак, яктырак, нурлырак булыр. Кадер төне бик тыныч, җилсез, матур, имин булыр. Ул төнне артык эссе, я артык салкын да булмас. Җирлектәге табигать күрсәткечләренең уртачасы булыр. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмас. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмас, чөнки ул көнне шайтанга кояш белән бергә торырга мөмкин булмас.