Главная  →  Новости  →  Көзге лагерьга 70 бала килде
Көзге лагерьга 70 бала килде

Гаилә мәчете каршында мәктәп яшендәге балалар өчен көзге лагерь эшли башлады. Лагерьга 70 ләп бала йөри. Өйлә намазына кадәр алар сыйныф бүлмәләрендә ислам дине нигезләре буенча гыйлем эсти, «Истории пророков для юных читателей» китабын өйрәнә. Балалар белән РИИ һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре шөгыльләнә. Төшке аштан соң аларны төрле уеннар, кызыклы конкурслар, мавыктыргыч шөгыльләр көтә. Имам-хатыйбның оештыру эшләре буенча ярдәмчесе, лагерь директоры Гөлназ Галиева сүзләренә караганда, кулинар бәйге, бисер белән чигү, шәмаилләр ясау кебек мавыктыргыч шөгыльләрдән тыш, балаларны бу юлы сюрпризлар да көтә икән. Шунысын да әйтергә кирәк, лагерь чыгымнарын мәчет, иганәчеләр ярдәме белән, тулысынча үз өстенә алган. Көзге лагерьның ябылу тантанасы 7 ноябрьгә көндезге сәгать 11 гә тәгаенләнгән.