Главная  →  Новости  →  КӘГЪБӘ ЯНЫНДА ЯҢГЫР СОРАП НАМАЗ УКЫГАННАР
КӘГЪБӘ ЯНЫНДА ЯҢГЫР СОРАП НАМАЗ УКЫГАННАР

Согуд Гарәбстаны мөселманнары Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, намаз укыганнар. Гыйбадәт бөтен ил буенча, шул исәптән Хәрам мәчетендә дә узган. Кәгъбәтулла янындагы намазда дәүләт чиновниклары, Мәккә әмире принц Халид ибн Фейсал һәм дәүләт җитәкчесе киңәшчесе шәех Габдрахман әл-Судейс та булган. Намазны Хәрам мәчете имамы шәех Бадар бин Габделгазиз укыткан. Намаз алдыннан сөйләгән вәгазендә ул мөселманнарны тәүбә итәргә һәм Аллаһка яңгыр сорап ялварырга чакырган.