Главная  →  Новости  →  «КӘҺФ» СҮРӘСЕ ҺӘМ ДӘҖҖАЛ ФЕТНӘСЕ
«КӘҺФ» СҮРӘСЕ ҺӘМ ДӘҖҖАЛ ФЕТНӘСЕ

kor%d3%99n-b%d2%afl%d3%99k

Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръәндәге «Кәһф» сүрәсенең фазыйләте турында үзенең хәдисләрендә әйтеп калдырды.

Әбү Дәрдә исемле сәхәбә хәбәр итә: Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Кем дә кем «Кәф» сүрәсенең баштагы ун аятен ятласа, Дәҗҗәлдән саклана” (Мөслим).
Икенче хәдистә болай диелә: «Кем дә кем «Кәф» сүрәсенең ахыргы ун аятен укыса, Дәҗҗәл фетнәсеннән саклана” (Мөслим).
Бу сүрәне сөннәт буенча җомга төнендә яки көнендә уку хәерле.
Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Кем дә кем «Кәһф» сүрәсен җомга көнне укыса, ул ике җомга арасында аны нур белән яктыртыр” (әл – Хәким).

«Кәһф» сүрәсе белән һәм Дәҗҗал фетнәсе арасындагы бәйләнеш нәрсәдән гыйбәрәт? Әлеге сүрәдә китерелгән кыйссаларны карыйк.
1. Тау куышына кереп качкан егетләр кыйссасы.
Гәйсә пәйгамбәргә хәтле хәзерге Палестина җирләрендә Дикянус исемле бер кәфер патша була. Ул үзе һәм аның халкы Аллаһка түгел, ә үзләре ясаган файда да, зыянда китерми торган потларга гыйбадәт кылганнар. Көннәрдән бер көнне алар арасыннан җиде яшь егет, потлардан ваз кичеп, күкләрне һәм җирне барлыкка китергән Бер Аллаһка гына гыйбадәт кыла башлыйлар. Патша бу хәлне күреп аларның дин тоту хокукларын кысрыклый башлый. Шуңа күрә алар хак диннәрен саклап, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу өчен шәһәрдән чыгып качарга мәҗбүр булалар. Алар шәһәрдән ерак булмаган бер мәгарәгә кереп яшеренәләр. Бу егетләр Аллаһка: «Әй Раббыбыз! Безгә Үзеңнән рәхмәтеңне бир һәм безгә дөрес юлны табуны җиңеләйт”, — дип дога кылалар. Аллаһы Тәгалә аларның догаларын кабул итә һәм Үзенең рәхмәте белән кәферләрнең явызлыкларыннан саклап өч йөз ел дәвамында йоклата. Бу вакыт эчендә алар картаймыйча элеккечә яшь егет хәлендә кала бирәләр. Өч йөз елдан соң уянсалар, шәһәр халкының бөтенесе дә ислам динен кабул иткән була.

2. Ике бакча хуҗасы турындагы кыйсса.
Бәнү Исраил кавемендә ике бертуган була: аның берсе фәкыйрь, ә икенчесе бик бай. Бай туганның бик матур җиләк–җимешләр, виноградлар куаклары үсеп утыручы, араларыннан елгалар агучы, тирә-ягыннан хөрмә агачлары белән әйләндерелеп алынган ике бакчасы була. Бу кеше бай булуына карамастан Кыямәт көненә ышанмый, Аллаһка шөкер итми ягъни кәфер була. Аның фәкыйрь туганы байлыгы булмавына карамастан Аллаһка ышана, Аңа гыйбадәт кыла һәм Аңа шөкер итеп яши. Көннәрдән бер көнне бай туганын фәкыйрь туганы алдында: «Минем сиңа караганда байлыгым да һәм балаларым да күбрәк”, — дип мактана. Моның өстенә әле ул кулында булган байлыгының Аллаһтан икәнлеген танымый һәм үлгәннән соң терелүгә ягъни Кыямәт көненә ышанмый. Фәкыйрь туганы аны Аллаһка һәм Үлгәннән соң терелүгә ышанырга кирәклеген аңлатса да, ул бу сүзләрне кабул итми. Ахыр чиктә Аллаһы Тәгалә бу кәфер байның бөтен байлыгын, бакчаларын күктән бер афәт җибәреп юкка чыгара. Бу кыйсса Коръәндә кешеләргә байлык фетнәсенә бирелеп Аллаһны, Аның нигъмәтләрен һәм Кыямәт көнен онытмасыннар дип гыйбрәт буларак китерелә.

3. Муса һәм Хидр кыйссасы.
Бу кыйссада Муса белән Хидыр пәгамбәр арасында булган вакыйгалар тасвирлана. Аллаһы Тәгалә беренче күренешкә гаҗәп тоелган вакыйгаларның хикмәтен Муса пәйгамбәргә Хидыр пәйгамбәрнең кылган гамәлләре аркылы күрсәтә. Хидыр пәйгамбәр Аллаһның әмере белән мескеннәрнең көймәсен тишә, баланы үтерә, бер шәһәрдән үтеп барышлый ауган койманы төзәтә. Муса пәйгамбәр Хидырның кылган гамәлләренең асыл мәгънәсен аңламый, ул моңа бик нык аптырый. Ахыр чиктә Хидыр пәйгамбәр үзе эшләгән бөтен нәрсәнең хикмәтен аңлатып: «Мескеннәрнең ясаган көймәсен бер явыз патша тартып ала иде, шуңа күрә мин көймәне аларда калсын дип төзәтеп булырлык итеп тиштем. Үтергән балага тукталсак, аның әти – әниләре яхшы кеше иде, ә бу бала үсеп җиткәч, әти – әниләрен көферлек һәм миһербансызлык аркасында рәнҗетмәсен, дип Аллаһы Тәгалә аны миңа үтерергә кушты. Койманы торгызып куюымның сәбәбе: бер кеше үлер алдыннан кечкенә балалары өчен койма астына хәзинә ягъни байлык яшерде. Ләкин көннәрдән бер көнне бу койма җимерелә башлады. Башка кешеләр бу байлыкны тапмасыннар дип мин ул команы төзәтеп куйдым” – дип әйтә.
Кайбер вакытта кеше тирә-ягында яки үзенең тормышында булган вакыйгаларның хикмәтен аңлап бетерми. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда бер нәрсәне дә хикмәтсез эшләми. Тормышты без күрә торган шатлыклы вакыйгаларның һәм бәхетсезлекләрнең дә без аңламый торган хикмәтле ягы бар. Шуңа күрә мөселман кешесе тәкъдиргә риза булып шатлыкларны да һәм авырлыкларны да үзен бетермичә, тыныч күңел белән үткәрергә тиеш.

4. Зөл-Карнәйн кыйссасы.
Зөлкарнәйн кыйссасы кулларында хакимият булган кешеләргә үрнәк мисал булып тора. Элекке вакытта Зөлкарнәйн исемле Аллаһка ышанучы, гаделлек белән хөкем итүче, авырлыкта калган кешеләргә ярдәм итүче бер мөселман патша була. Дәүләт белән идарә иткән вакытта ул җирнең көнбатыш һәм көнчыгыш ягында булып, дөньяда гаделлек урнаштыра һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итә. Бу кешедә ике төп мактаулы сыйфат була: гыйлем һәм куәт. Гыйлеме ярдәмендә дөрес сәясәт алып бара, ә кулында куәт булганга күрә илдә тәртип урнаштыра.
шәһәренә генә керә алмаячак.