Главная  →  Новости  →  КҮМӘК КҮТӘРСӘК…
КҮМӘК КҮТӘРСӘК…

БИА
Тиздән, май аенда – болгар бабаларыбыз ислам динен рәсми төстә кабул иткән истәлекле көндә мөкатдәс Болгар җирендә Болгар ислам академиясе үзенең ишекләрен ачачак. Бу академия – Россиянең халыкара стандартларга җавап бирүче бердәнбер ислам уку йорты булачак. РФ Президенты Владимир Путин, 2015 елның 23 сентябрендә Мәскәү җамигъ мәчетен реконструкциядән соң ачу тантанасында, Болгар ислам академиясен ачуның мөһимлеген ассызыклап: “Россия мөселманнарының рухи һәм фәнни үзәге торгызылачак”, — дигән иде. Ил Президенты тарафыннан хупланган бу проект татарстанлылар һәм Россия мөселманнары тарафыннан күтәреп алынды:

2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен төзү турындагы Указны имзалады;

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2016 ел, 25 март карары белән Болгар ислам академиясен төзүгә кагылышлы чаралар планы расланды;

2016 елның 21 маенда – Идел буе болгарлары ислам динен рәсми кабул иткән көнне академия төзеләчәк урында беренче нигез ташы салынды;

шул ук елның 11 декабрендә Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышында академияне гамәлгә куючылар советы составы расланды һәм аның рәисе итеп ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сайланды.

Быелның 18 февралендә исә Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында чит илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашында Болгар ислам академиясенә кагылышлы зур сөйләшү узды. Шулай итеп, быел май аенда бинаны ачу һәм 1 сентябрьдән уку-укыту эшләрен башлау көтелә.

Татарстан җитәкчелеге матбугат җыелышларында Болгар ислам академиясе төзелешенә бюджеттан бер тиен дә акча каралмавын хәбәр итеп торса да, төзелеш эшләре тәмамланып, БИА билгеләнгән вакытта ишекләрен ачачак, иншаллаһ. Зур-зур предприятиеләр, иганәчеләр һәм гади халык үз өлешен кертмәсә, моңа ирешеп булмас иде, әлбәттә. Безнең халык – гомер-гомергә мәгърифәтле халык булган, гыйлем алу юлында малын сарыф итүне саваплы эш дип санаган.   Сүз уңаеннан, Казанның Совет районы мөхтәсибәтенә караган Гаилә мәчете дә әлеге изге гамәлдән читтә калмады, хәл кадәренчә үз өлешебезне керттек, Аллаһ кабуллардан кылса иде.

Гасыр төзелешендә катнашып, савап җыеп калырга теләүчеләр булса, әле дә соң түгел. Моның өчен изге ният һәм түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә кирәк:

НО Республиканский фонд возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан «Болгарская исламская академия»

ИНН/КПП 1655069125/165501001 ПАО «АК БАРС» Банк Р/Сч 40603810900029000245 к/сч 30101810000000000805 БИК 049205805