Главная  →  Статьи  →  “ЙА, РАББЫМ, ХАТЫН НӘРСӘ СОРЫЙ – ШУНЫ БИР”
“ЙА, РАББЫМ, ХАТЫН НӘРСӘ СОРЫЙ – ШУНЫ БИР”

Хәзерге мәчетләребез сәҗдә кылу урыны гына түгел, бәлки мәгърифәт үзәге дә булып торалар. Мәхәллә халкы анда барып гыйлем ала, никахлаша, баласына исем куштыра. Әлхәмдүлилләһ, Казанның Гаилә мәчете дә яңа уку елын башлап җибәрде. Дистә еллар тәҗрибәсе булган башка мәчетләр белән чагыштырганда, Гаилә мәчетенең эшчәнлеге шактый тыйнак – икенче генә елыбызны укытабыз. Шулай да беренче курска тагын йөзләгән шәкерт килүе безне бик сөендерде. Гаилә мәчете каршындагы курсларда балалар да, өлкәннәр дә укый. Бер нәрсә игътибарны җәлеп итә — дәресләргә күбрәк хатын-кызлар йөри (башка мәчетләргә дә хас күренеш бу). Алар тырышып-тырмашып динебезне өйрәнәләр, тормышта нинди генә авыр хәлләргә тарысалар да, җавапны диннән эзлиләр. Ә ир-атларыбыз ничектер артта кала. Булган хәл дип, бер хәзрәт сөйләгән иде. Ир белән хатын теплоходта сәяхәткә чыккан. Хатыны намазлы, мәчеткә йөри, ә ире намаз да укымый, мәчеткә дә йөрми, ди. Алай гына да түгел, мәчеткә йөргән өчен, вакыт әрәм итеп йөрисең, дип хатынын битәрли икән бу. Ир белән хатын утырган теплоход, җил чыгып, берзаман чайкала башлаган. Хатын шундук кулларын күтәреп: “Йа, Раббым, син генә саклаучы, йа, Раббым, хәвеф-хәтәрсез өебезгә кайтарып җиткер”, — дип дога кылырга керешкән. Ә ире дога кыла белми бит инде, шунда ул хатыны янәшәсенә утырган да, олы башын аска иеп: “Йа, Раббым, хатын нәрсә сорый – шуны бир”, — дип такмаклый икән. Менә шундый мәзәк хәлдә калмас өчен ирләргә дә дәресләргә йөреп, Коръән укырга өйрәнергә кирәк. Бабаймы син, әтиме, әллә инде гаилә кормаган яшь егетме – барыбыз да динебезне өйрәнергә һәм тотарга тиеш. Хатыннарыбыздан калышмаска, хәтта аларны уздырырга тырышырга кирәк, чөнки без — гаилә башлыгы, ир дәрәҗәсен төшермик. Күп кенә ирләр, мин бернәрсә дә белмим бит инде, гарәп сүзләрен әйтергә телем дә күнми, дип мәчеткә намазга йөрергә, укырга килергә ояла. Оялмагыз, беребез дә белеп тумаган. Әлифне танудан башлап, барын да әкренләп өйрәнербез, иншә Аллаһ. Галимнәр арасында шундый әйтем бар: “Әгәр дә “белмим” дип сорарга оялып утырсаң, гөнаһка батасың. Сорасаң, савабын аласың”. Ни өчен гөнаһка батасыңмы? Кеше белмәгәч, ярый микән, ярамый микән, дип шикләнеп утыра торгач, ярамаганны, гөнаһлы эшне эшләргә мөмкин. Ә җавабын алса, гыйлемле дә була, гөнаһ та кылмый кала. Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН, мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы