Главная  →  Новости  →  Изге рамазанга 12 көн калды
Изге рамазанга 12 көн калды

 

10505404_307400772758220_7533275173460927312_n

Әбү Һүрайра тапшыруынча, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын!): «Ураза — ул пәрдә (ягъни җәһәннәм утыннан коткаручы), ураза тоткан кеше начар сүз сөйләмәсен һәм наданнарга охшамасын. Кем дә булса аның белән талашырга теләсә яки аны ачулана башласа, ул ике тапкыр: «Мин ураза тотам!» — дип әйтсен. Мин җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, ураза тота торган кешенең авызыннан килгән ис Аллаһы Тәгалә өчен мускусның хуш исеннән дә тәмлерәк, һәм ул: «Ул Минем өчен ризыктан, эчемлектән һәм үзенең дәртеннән баш тарта, бу уразаны ул Минем өчен тота һәм Мин аңа моның өчен әҗерен бирәчәкмен! Ә яхшы эшнең әҗере ун тапкыр артыграк булачак!» — дип әйтер», — дигән («Иманның татлылыгы», Сахих Бохари).