Главная  →  Новости  →  ИЗГЕ РАМАЗАНГА 11 КӨН КАЛДЫ
ИЗГЕ РАМАЗАНГА 11 КӨН КАЛДЫ

1333381769_7730281851

Сәһл риваять кылуынча, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын): «Чынлыкта, җәннәттә Әр-Рәййән («яхшы итеп сугарылган», «сусыл» дигәнне аңлата) дигән капкалар бар һәм Кыямәт көнендә аңа бары тик ураза тоткан кешеләр генә керәчәк. «Ураза тоткан кешеләр кайда?» — дип сорагач, алар уяначаклар һәм бу капкага алардан башка беркем дә кермәячәк. Алар җәннәткә кергәч, бу капкалар бикләнәчәк һәм бүтән беркем дә керә алмаячак», — дип сөйләгән («Иманның татлылыгы», Сахих Бохари).