Главная  →  Новости  →  IV Республика ифтары 10 меңгә якын кешене җыйды
IV Республика ифтары 10 меңгә якын кешене җыйды

Ифтар5

22 июнь көнне “Kazan-Arena» стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте. Россиядәге иң зур ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләреннән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.

Кунакларны кичке 6 дан стадионга кертә башладылар. 7 дә ифтар программасында каралган чаралар башлады. Иң элек Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин изге Коръән аятьләре укыды. Аннары кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чарага җыелганнарны рамазан ае белән котлады, берничә истәлекле вакыйганың бер көнгә туры килүен билгеләп үтте. “Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне. Моннан тыш, рамазан аеның 17 көненә ислам тарихындагы хәлиткеч вакыйга туры килә. Бу – Бәдер сугышы башланган көн. 22 июньдә бөтен дөньяда Хәләл көне дә билгеләп үтелә. Ифтар – ата-бабаларыбыз рухына дога кылу һәм изге гамәлләр кылуда берләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.

Алга таба ифтар кунаклары республиканың күренекле дин әһелләре вәгазьләрен тыңлады. Чараны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.

ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләгә ихластан ышанган кешеләрнең генә ураза тота алуын искәртте.

“Кешедә даими рәвештә акыл белән нәфес көрәше бара. Шушы көрәштә акыл җиңә икән, кеше Аллаһы Тәгалә каршында фрештәләрдән дә өстен була. Раббыбыз акылыбызны 5 вакыт намаз белән, нәфесебезне ураза ярдәмендә тәрбия кылу мөмкинлеге биргән”, – дип сөйләде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, бүген күпләр балаларының БДИ тапшырып, югары уку йортына керүе, кеше булуы турында хыяллана. Әмма динсез, имансыз килеш кеше булу мөмкин түгел. Иманнан мәхрүм кеше корган агачка тиң, дип саный ул. “Бүген ничек кенә зарлансак та, кибетләрдә ризык күп, көн саен ни телсәк, шуны ашый алабыз. Эш артык күп булмагач, өстәлләр тулып торгач, нәфес котыра, шуңа күрә зарланабыз, шөкер итә белмибез, – диде ТР баш казые һәм бу мәсьәләдә балалардан үрнәк алырга киңәш итте. – Кечкенә баланың тамагы тук булса, бер җире дә авыртмаса, ул шат күңелле була”.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бүген ифтарда мөселманнарның гына түгел, республикада гомер итүче башка конфессия вәкилләренең дә катнашуын әйтте. “Аллаһы Тәгалә рамазан аенда изге Коръәнне иңдергән һәм үзенең рәхмәт ишекләрен ачкан. Бу айда без кешеләр күңелен җылытырлык изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк эшләргә омтылабыз. Бүгенге ифтар – изге рамазан ае рәхмәтенең бер чагылышы. Берничә ел элек без шундый күләмле чара турында хыяллана да алмый идек”, – дип сөйләде ул. Рөстәм хәзрәт Батров бүген илебездә ислам динен тотучыларга барлык мөмкинлекләр булдырылуын, мәчетләр ачылуын, ил башлыгы карары белән Болгар ислам академиясенә нигез салынуын искәртте, мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга өндәде.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев вәгазь сөйләде. Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Мөхәммәд Шәфи һәм Абу Яхья, Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды.

Кояш байый башлау белән, ифтар кунаклары стадион газозына төште. Иң элек Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылынды, алар турында хәтер яңартылды. Су белән авыз ачкач, җәмәгать намазы башланды.  Намаз ТР мөселманнары Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды. Узган елдагыдан аермалы буларак, быелгы республикакүләм ифтарда ахшам намазы уку өчен “Казан-Арена” стадионының махсус каплау белән ябылган газоны әзерләнгән иде.

Намаздан соң, чарада катнашучылар чакыру билетларында күрсәтелгән урыннарга үтте, мәҗлес башланды. Чара төгәлләнгәннән соң, Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән әңгәмәсендә ифтарның уңышлы, югары дәрәҗәдә узуын әйтте.
Tatar-inform