Главная  →  Новости  →  ИСТӘ, ҺАМАН ДА ИСТӘ…
ИСТӘ, ҺАМАН ДА ИСТӘ…

IMG_3607 copyеллыгыелы1 елы2

Берәр бәйрәмгә җыелыша башласак, Хатип абыйга хәбәр салынды микән, дигән уй килә. Аның юклыгы белән һаман килешеп булмый әле. Бәйрәмнәрдә дә, җомгаларда да гел безнең арада кебек. Сәламәтлеге какшап, кызы белән кияве йортына – Тынычлык бистәсенә күченгәч тә, мәчет белән арасын өзмәде, такси яллап килеп төшә торган иде. Ишегалдына аяк басуга, мәчет бинасына тагын бер тапкыр сокланулы караш ташлап ала. Эченнән генә: “Аллаһ рәхмәте белән, тәки булдырып чыктык бит, Азино халкын мәчетле иттек. Инде безнең халык та форсатны кулдан ычкындырмасын,  намазга йөрсен, ислам гыйлемен алырга ашыксын”, — дип уйлады микән?

… Мәчетебезнең беренче имамы, мәчет төзелешенең башында торган Хатип хәзрәт Бикмөхәммәтов узган елның 22 апрелендә бакыйлыкка күчте. Якыннары, мәхәлләдәшләр, шул көнне мәчеттә Коръән мәҗлесенә җыелып, аның рухына дога кылдык. Ачык йөзле, яхшы күңелле, ихлас кеше иде Хатип абзый. Рухы шат, урыны җәннәттә булса иде.