Главная  →  Новости  →  ИСЛАМ ШӘРИГАТЕ ДӘРЕСЛӘРЕ ДӘВАМ ИТӘ
ИСЛАМ ШӘРИГАТЕ ДӘРЕСЛӘРЕ ДӘВАМ ИТӘ

Гаилә мәчетендә ислам шәригате дәресләре дәвам итә. Дәресләрне Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара. Аның бүгенгесе намаз уку тәртипләренә багышланды. Ирләр намазы хатын-кызлар намазыннан нәрсәсе белән аерыла; намаз эчендә укыла торган сүрәләр; мәзһәбләр арасында намаз гыйбадәтен кылудагы кайбер үзенчәлекләр; витыр намазы кайчан укыла, ничә рәкәгатьтән тора — Мөхәммәд Гашыйкның  «Ислам шәригате» дигән хезмәтенә нигезләнеп, Рөстәм хәзрәт әнә шул мәсьәләләргә тукталды, мөселманнарның сорауларына җавап бирде. Хәзрәтнең намаз эчендәге хәрәкәтләрне башкарып  күрсәтүе яңа гына намазга баскан кардәшләргә аеруча файдалы булгандыр, дип уйлыйбыз.

Дәресләр һәр көнне (ял көннәреннән кала) кичке сәгать 6 нчы яртыда башлана.