Главная  →  Новости  →  ИШАННАР — КҮҢЕЛ ТАБИБЛАРЫ (җомга вәгазе)
ИШАННАР — КҮҢЕЛ ТАБИБЛАРЫ (җомга вәгазе)

Бохари һәм Мөслим риваять иткәнчә, көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез  һәм аның сәхабәләре янына бәдәви кыяфәтендә Җәбраил фәрештә a килгән һәм Аллаһның Расүленә ﷺ    сораулар биргән. Шулар арасыннан иң әһәмиятлеләре: «Нәрсә ул Ислам? Нәрсә ул иман? Нәрсә ул ихсан?» – сораулары булган. Әлеге сораулар динебезнең фикһ, гакыйдә һәм тәсаувыф (суфичылык) дип аталган иң мөһим фәннәренең нигезе булып тора. Кайбер дин кардәшләребез тәсаувыфны дөрес аңламыйлар, суфиларны ширектә гаеплиләр. Бүгенге вәгаземдә Исламның өченче өлеше, ягъни тәсаувыф турында сөйләп үтәсем килә. Аллаһы Тәгалә иң әүвәл сөйләүчегә һәм тыңлаучыларга шушы вәгазьдән файдалы белемнәр алып, изге гамәл-гыйбадәтләрне арттырырга насыйп итсә иде.

Җәбраил фәрештә: «Нәрсә ул ихсан?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез болай дип аңлаткан: «Ихсан – ул Аллаһка Аны күргән кебек гыйбадәт кылу, әмма син Аны күрмәсәң дә, Ул сине һәрвакыт күреп тора».

Күпчелек ислам галимнәре аңлатуынча, тәсаувыф – ул рухи яктан камилләшү һәм ихсан дәрәҗәсенә ирешү юлларын өйрәтә торган фән. Тәсаувыф остазларын шәех, мөршид яки ишан дип атыйлар. Ишанның шәкертләренә мөрид диләр. Чын ишанга өч сыйфат хас.

Беренчесе – чын ишан тулысынча Коръәнгә һәм сөннәткә иярә. Аның тормышы динебезнең гүзәл әхлагын күрсәтә. Ул чын мәгънәсендә пәйгамбәрләрнең варисы булып тора. Бу хакта хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Чын галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары».

Икенчесе, чын ишанның һәр гамәле һәм һәрбер сүзе Аллаһны искә төшерә, чөнки аның күңеле Аллаһка кара- та мәхәббәт, ихласлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлек, сабыр- лык кебек күркәм сыйфатлар белән бизәлгән. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребездән сораганнар: «Кемне Аллаһның сөеклесе дип санарга була?» Ул: «Аларны күргәндә Аллаһны искә төшерәсең», – дигән. Чын ишаннар Аллаһның дуслары булып тора. Шуңа күрә алар гади кешеләрдән нык аерыла. Алар һәрдаим Аллаһның зикере белән мәшгүль. Шуңа күрә алар янын- да булганда рухи тынычлыкка ирешәсең. Алар шәкертләренә (мөридләренә) нәфесне тәрбияләргә, рухи камиллеккә һәм сафлыкка ирешергә өйрәтәләр, әхлакый тәрбия бирәләр. Коръәннең күп кенә аятьләрендә күңелне пакьләүнең әһәмияте турында әйтелә.

«Җанын пакьләгән кеше бәхеткә ирешәчәк. Күңелен кер каплаган кеше, әлбәттә, хәтәр зыян күрәчәк». «Шәмсү / Кояш», 91:9-10

«Хактыр ки, яхшылап пакьләнгән һәм Раббысын зикер иткән, намаз укыган кеше бәхеткә ирешер». «Әгълә / Бөек», 87:14-15

«Ул Көнне мал да, угыллар да файда китермәс. Әмма Аллаһка саф күңел белән килүчеләр бәхетле булыр». «Шүгәраү / Шагыйрьләр», 26:88-89

Калеб (күңел) турында Пәйгамбәребез болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә сезне тышкы кыяфәтегез һәм матди быйлылыгыз буенча бәяләмәс. Ул сезнең күңелләрегезгә (калебләрегезгә) һәм сез кылган гамәлләрегезгә карый».

«Белегез, кеше тәнендә бер ит кисәге бар, әгәр ул сәламәт булса, бөтен тән сәламәт булыр, әгәр ул авыру булса, бөтен тән авыру булыр. Белегез ки, ул ит кисәге – калебтер».

Өченчесе, чын ишанның рухи тәрбия бирер өчен иҗазәте, ягъни остазының рөхсәте булырга тиеш. Ә ул остазның силсиләсе (остазлар чылбыры) Пәйгамбәребезгә барып тоташырга тиеш. Бу сыйфатларга ия булмаган кеше ишан була алмый. Кайберәүләр фикеренчә, тәсаувыф әһелләре (суфилар) дөньядан тулысынча ваз кичкәннәр, гыйбадәт белән генә шөгыльләнәләр, дөнья эшләрендә катнашмыйлар. Бу ялгыш фикер. Чын суфилар дөнья өчен дә тырышалар, әмма аларның күңелләрендә матди байлыкларга мәхәббәтләре юк, алар ихлас- тан Аллаһны сөяләр, Аны һәрдаим истә тоталар. Суфилар ара- 1 Имам Табарани хәдисләр җыентыгыннан 2 Имамнар Бохари, Мөслим хәдис җыентыкларыннан 36 Вәгазьләр сында да бик бай кешеләр булган. Алар Әбү Бәкер (Аллаһ анардан разый булсын) кебек ул байлыкларын Аллаһ юлында сарыф иткәннәр. Андый кешеләр турында Аллаһ Коръәндә болай дип әйтә:

«Бар шундый кешеләр, аларны сәүдә һәм алыш-биреш эшләре дә Аллаһны зикер итүдән, (вакытында) намаз укудан, зәкәт бирүдән аера алмый. Алар дәһшәтле Көн килеп, йөрәкләрне тетрәтә торган, күзләрне шакмаклан- дыра торган Көннән куркалар». «Нур», 24:37

Гакыйдә һәм фикһ фәннәрендә мәзһәбләр булган кебек, тәсаувыфта да мәзһәбләр бар. Алар «тарикатьләр» дип атала. Тарикать гарәпчәдән юл, ысул, мәсләк мәгънәләрен аңлата. Традицион тарикатьләр Коръәнгә һәм сөннәткә туры килә, шәригать кысаларыннан чыкмый. Татарлар арасында нәкышбәндия тарикате киң таралган. Габдерәхим Утыз-Имәни (1754-1834), Габденнасыйр Курсави (1776-1812), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Галимҗан Баруди (1857-1921) кебек олуг галимнәребез шул тарикатьтә булганнар. Алар барысы да шәригать нигезләрен өйрәнгәч кенә тәсаувыф юлына баскан- нар. Үз хезмәтләрендә алар мөселманның беренче бурычы – хак иманга ия булу, икенче бурычы – фикһ мәсьәләләрен өйрәнү, бары тик аннан соң гына – тәсаувыф юлына басу, дип язганнар.

Суфилар фарызлардан кала Пәйгамбәребезнең s сөннәтләрен, нәфел гыйбадәтләрен даими рәвештә үтиләр, төннәрен гыйбадәттә, зикердә үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «(Расүлүллаһ) син әйт: «Әгәр Аллаһны сөйсәгез, миңа ия- регез. Аллаһ та сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлы- кар, – диген. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:31

Шәех Вәгыйзь Кәшифи (Аллаһ аңа үз рәхмәтен ирештерсә иде) әйткән: «Суфилар өч нәрсәдә башкаларга үрнәк булып то- ралар: кирәксез, урынсыз сүзләрдән тыелуда, файдасыз эшләргә алынмауда һәм ахирәттә файдасы тиячәк эшләрне эшләүдә».

Олуг татар ишаннары белән танышып китик. ХIХ йөз ахыры – ХХ гасыр башында ике мәшһүр ишан яшәгән: Чистайда – Мөхәммәдзакир ишан Камалов (1804–1893) һәм Троицк шәһәрендә Зәйнулла ишан Расулев (1833–1917). Мөхәммәдзакир ишан 2 нче гильдия сәүдәгәре булган, мәчетләр, мәдрәсәләр салган, күп шәкертләр тәрбияләгән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Аның мөридләре арасында мәшһүр дин әһелләре, әдипләр, галимнәр булган. Мәсәлән, Дагстан мөфтие, җәмәгать эшлеклесе, табиб Сәйфулла казый Башларов (1853-1919).

Казанда совет чорында түбәндәге ишаннар яшәгән: Сираҗетдин улы Гали ишан (1937 елда үлгән), Габделхәннан ишан Сафиуллин (1973 елда үлгән) һәм Гарифулла ишан Гайнуллин (1894–1984). Тарикать остазларыбыз (ишаннар) бер вакытта да зөһедкә, бикләнеп ятуга өндәмәгәннәр, киресенчә, җәмгыятьтә яшәргә, 38 Вәгазьләр гаилә корырга, гомуми мәшәкатьләр белән яшәргә, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышырга, ләкин, шул ук вакытта һәрвакыт Аллаһ белән булырга чакырганнар.

Олуг остазларыбызны хөрмәт итик, алардан үрнәк алып яшәргә тырышыйк. Пәйгамбәребез әйткән: «Олыларны хөрмәт итмәгән, кечеләргә миһербанлы булмаган һәм галимнәребезгә ихтирам күрсәтмәгән кеше минем өммәтемнән булмас».

Нияз хәзрәт Сабиров, ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы

“Шура” дини альманахы, №15