Главная  →  Статьи  →  ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛСЕН ДИП ТЫРЫШАБЫЗ
ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛСЕН ДИП ТЫРЫШАБЫЗ

18156743_753812601450366_1211021929437395330_o

Мәчетебезне Казан каласында гына түгел, республикабызда белмәгән кеше юктыр. Шулай да еш кына: “Хәзрәт, сезнең мәчеттә никах укыйлармы? Никах тантанасын уздырырга мөмкинлекләр бармы?” – дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Аллаһының рәхмәте белән безнең мәчет Гаилә дигән исемне йөртә. Һәм без һәрвакыт мәчетнең исеме җисеменә туры килсен дип тырышабыз.

Гаилә ул никахтан башлана. Безнең Гаилә мәчете күп гаиләләрнең тууына сәбәпче булды, бик күп никахлар укылды, Аллаһы Тәгалә аларның никахларын бәхетле, бәрәкәтле кылса иде. Әмма мөселманнар арасында да пар табу, гаилә кору проблемасы бар. Шуны күздә тотып, без мәчет каршында таныштыру үзәге ачып җибәрдек (тел.: 89370021074; 89375211928). Үз парын тапканнар, инде никах-туй хәстәре белән йөрүчеләр дә һич  шикләшмичә туп-туры безгә килә ала. Никахын да укырбыз, тантанасын да истә калырлык итеп уздырырга ярдәм итәрбез. Банкетлар, мәҗлесләр уздыру өчен безнең мәчеттә 30 һәм 100 кунакка исәпләнгән ике зал бар. Һәр гаилә залны үз матди мөмкинлегеннән чыгып сайлый ала. Мәчетебездә кухня эшли, теләгән хуҗабикәләр шул кухняда пешереп, мәҗлес табынын үзе әзерли. Әмма бәйрәм көнне күпләр, пешерү мәшәкатьләрен профессионалларга тапшырып, үзләре табын артында бәйрәм итү ягын карый. Ул очракта безнең кызлар сезгә ярдәмгә килергә әзер.

Никах – һәр гаиләнең тормышында бик зур вакыйга һәм аның һәр мизгелен истә калдырасы, еллар узгач та хәтердә яңартасы, хатирәләрне балалар, оныклар белән бүлешәсе килә. Еш кына миннән: “Хәзрәт, никах күренешләрен фотога төшерергә ярыймы?” — дип сорыйлар. Видеога һәм фотога төшерергә рөхсәт ителә. Кирәк булса, без сезгә ышанычлы фотограф һәм видеооператорлар белән элемтәгә керергә ярдәм итәрбез.

Гаилә мәчетендә мөселман кибете эшли, никах күлмәкләре, яулык, түбәтәй кебек никах өчен кирәк-яракны шул кибеттә сатып алырга була. Кәләшне шәригать кануннарына туры китереп киендерү, матур итеп яулык бәйләү өчен стилистлар чакырту мөмкинлеге дә бар.

Тормыш бер агымга тигез генә бармый, кайчак сикәлтәләргә дә юлыгасың. Ә яшь парлар мондый сынауларга әзер түгел. Шуны күздә тотып, без мәчеттә Гаилә дәресләре алып барабыз. Ул дәресләрдә ир – хатын, килен – кайнана мөнәсәбәтләренә, бала тәрбияләү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар күтәрелә.

Ә бәби алып кайткан бәхетле әти-әниләрне без Гаилә мәчетенә исем кушу йоласына чакырабыз. Имамнарыбыз нарасыегызга шәригатькә туры килгән, матур мәгънәгә ия булган исем сайларга ярдәм итәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен исә мәчетебездә ислам нигезләрен өйрәтүче төркем эшләп килә. Мәчет ишегалдында заманча балалар мәйданчыгы төзеп куйдык. Нинди милләттән, диннән булуларына карамастан, шәһәрдәшләребезне гаиләләре белән шул мәйданчыкта ял итәргә чакырабыз.

Гаилә мәчете һәркайсыгыз өчен ярдәм-киңәш кирәк булганда, шатлык бүлешү яки күңел тынычлыгы табу өчен йөгереп килә торган; туган йорттай газиз бер сыену урыны булса иде.

Изге догалар белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,  

                                                                                 ТР мөфтие урынбасары,

                                                                         Гаилә мәчете имам-хатыйбы

«Мөселманнар», №5 (149)