Главная  →  Статьи  →  ИСЕМЕҢ РАМЗАН, КЕМНӘР КУЙГАН?
ИСЕМЕҢ РАМЗАН, КЕМНӘР КУЙГАН?

ramzan2

Орчык кадәрле генә нарасыйларын күтәреп, Гаилә мәчетенә көн дә әллә ничә пар килә. Мулладан исем куштыралар, чөнки шәригать буенча балага 7 нче көннән дә калмыйча исем кушу тиешле. Кайсы көнне кемнәр мөрәҗәгать иткән, сабыйга нинди исем кушканнар – хәзрәтләр барысын да бер дәфтәргә теркәп баралар. Кызыксынып, шул дәфтәрне карап утырам.  Эльвина, Эльвира, Русланнар сирәгәйгән икән хәзер. Мәликә, Камилә, Кәримнәр модада.

Ата-ана нинди исем тели – мулла тота да шуны куша, түгел билгеле. Хәзрәтләребез бу эшкә бик җитди карыйлар. Бер муллабыз, мин баштук нинди исем куштырасыз дип сорыйм, килде-китте, мәгънәсез, мәҗүсилектән калган исем булса — кушмыйм гына, ди. Икенчесе исә, бу ата-ананың хокукы, әмма бераз аңлату эшләре алып барырга тиешбез, дигән фикердә.

Аңлату димәктән, ислам дине буенча исемнәрнең хәләле, хәраме, мәкруһы бар. Мәсәлән, кешегә Аллаһның исемнәрен кушарга ярамый. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): “Аллаһ каршында иң түбән, иң начар, иң кабәхәт кеше исеме, кайчан кеше үзен “мәликләрнең мәлиге” дип атый. Һич бернинди Мәлик юк, фәкать Аллаһы Тәгалә генә Мәлик. Ягъни бөтен нигъмәтләрнең чын хуҗасы Аллаһы Тәгалә”, — дип әйтә (Әбү Һүрайрадан, Бохари һәм Мөслим җыентыклары). Шулай ук мәкруһ (начар) исемнәр турында Гайшәдән (радыйаллаһу ганһә): “Дөреслектә, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) начар, мәкруһ исемнәрне яхшы, матур исемнәргә алмаштыра иде”, — дигән хәбәр килә. Шайтан һәм аның балалары исемнәре (мәсәлән, Зәләнбур, Әбяз, Дәсим), үзләрен Аллаһка тиңләштерүчеләр исемнәре (Фиргавен, Нәмруд) ислам динендә хәрам булып санала. Шулай ук мәгънәсе ямьсез исемнәр кушу да хәерле түгел, дип саный дин әһелләре.

Ә менә чит халыклар исемнәрен кушуны тыюга шәригатьтә дәлилләр юк икән. Үлеп китә бит инде безнең халык читтән кергән исемнәргә. Хәзрәтләрнең теге дәфтәрен ачсам – бер биттә 3 Рамзан! Безнең мәхәлләдә быел иң мәшһүр исем шушы икән ләбаса! Ә нәрсәне аңлата соң бу исем? Татарча исемнәр сүзлегендә Рамзан юк. Интернеттан эзләнә торгач, Рамзан Рамазанның синонимы, дигән аңлатма чыкты. Рамазан аенда туган балага кушыла, диелгән.

Безнең халык ни өчен хәзер аның Кавказда таралган вариантын сайлый, дисәгез, аңлашыла инде, сәбәбе – мәшһүрлек, бу исемне йөртүче кешенең халык арасында мәшһүр булуы. Кыскасы, дистәләгән, йөзләгән “пиарщик”ның тәүлек дәвамында бертуктамый Рамзан Кадыров исемен төрләндереп утыруы үз эшен эшләгән: “Рамзан Кадыров үзен Коръән сүрәләре укып дәвалый”, “Рамзан Кадыров юл һәлакәтләре китереп чыгаручы исерек машина йөртүчеләр  белән көрәшә”, “Рамзан Кадыров Россия губернаторлары медиарейтингында лидерлар рәтендә”, Рамзан Кадыровның уллары тренерларына Porsche Panamera бүләк иткән”…

Әйтәсе килгән фикерем Кадыровның мәшһүрлеге турында түгел, ә үз халкыбыз турында, аның үткән тарихы, бүгенгесе, киләчәккә тоткан кыйбласы турында. Болар барысы да аның исемнәрендә дә чагылыш таба. Совет чорындагы исемнәрнең кайберсен ишеткәч, ирексездән ирен читенә елмаю куна, нишлисең, атеизм чорының үз модасы иде. Инде менә ислам күтәрелеп килгән чорда шәригатебез хуплаган мәгънәле исемнәр кушыла башлады. Шулар арасыннан бик тә кадерле бер исемне эзлим – һич таба алмыйм. Мөхәммәд! Бүгенге көндә бөтен дөньяда иң мәшһүр исемнәрнең берсе ник татарда юк?  Өммәтебезне үстерүчеләр сафында булыр, дип өметләнеп, мәгърибтән мәшрикъкача күпме ата-ана нарасыена бүген шушы исемне куштыра!

… Бөтен кешелеккә рәхмәт өчен җибәрелгән соңгы Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) моннан мең ярым ел элек – 570-571 нче елның рабигыльәүвәл аеның 12 нче кичәсендә дөньяга килә. Сабый туып, җиденче көнне бабасы Габделмотталиб кораеш кабиләсенең җитәкчеләрен җыя да сарык суеп сыйлый. Шунда аннан, нинди исем кушасың, дип сорыйлар. Ул барчасын гаҗәпләндереп, Мөхәммәд, дип җавап бирә. Моңа кадәр Мәккә гарәпләрендә бу бик сирәк исем булган икән. Нигә шундый исем кушасың, дип сорагач, Габделмотталиб: “Мин аны күкләрдә һәм җирдә мактап торуларын телим” (Мөхәммәд — макталып торучы дигәнне аңлата), — дип җавап бирә. Шуннан соң бу исем гарәпләрдә киң  тарала. Бер риваятьтә китерелгәнчә, олуг бер галимнең Мөхәммәд-гашр (гашр – ун дигәнне аңлата) исемле улы булган. “Унынчы” Мөхәммәд дип исем кушуның сәбәбе – бу галимнең тагын 9 улы бар һәм алар барысы да Мөхәммәд икән…

Әле бер гасыр элек кенә бездә — татарларда да нәсел саен бер Мөхәммәд булган. Әниләрнең  утыз йортлык авылыбызның 5-6 Мөхәммәде турында төрле кыйссалар-мәзәкләр сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Үземнең бабам да Мөхәммәдшакир  исемле иде. Хәзер безнең авылыбызда түгел, районыбызда да бер генә Мөхәммәд тә юк бугай…

Язмамның башында пиарның кеше исемен мәшһүрләштерүдә, аның таралышында зур көч булуы турында әйткән идем. Мөбарәк рабигыльәүвәл ае моңа үзе бер форсат түгелмени?! Әйдәгез, җәмәгать, ешрак кабатлыйк әле шушы мөбарәк исемне, телләребездән төшермичә, салаватлар әйтик. Пәйгамбәребез хөрмәтенә Мөхәммәд дип исем кушсак, балаларыбыз да шушы исемгә лаек булып яшәргә тырышыр, иншаллаһ.

Нәүбәһар Кәбирова