Главная  →  Статьи  →  Иртәнге намазны уку өчен иң яхшы вакыт
Иртәнге намазны уку өчен иң яхшы вакыт

 

Иртәнге намаз “Фәҗер”нең башы – “икенче фәҗер” барлыкка килү вакыты, ягъни икенче таң яктылыгы. Ул исә кояш чыгу белән бетә. Иртәнге намаз өчен иң яхшы вакыт – аның вакытының ахыргы өлешенә туры килгән “исфар” вакыты (ул яктылык яхшы беленгән чак, ягъни кояш чыгарга 20-30 минут калган вакыт). Аллаһның Рәсүле болай дигән: “Иртәнге намазны яктылык беленгәч укыгыз, чөнки намазны бу вакытта үтәгән өчен әҗер күбрәк”.

Галәветдин Сәмәркандиның “Төхфәтел-Фүкаһа” китабыннан