Главная  →  Новости  →  ИРТӘГӘ МӨХӘРРӘМ АЕ УРАЗАСЫНА КЕРӘБЕЗ
ИРТӘГӘ МӨХӘРРӘМ АЕ УРАЗАСЫНА КЕРӘБЕЗ

Мөхәррәм ае – рәҗәп, рамазан айлары кебек үк изге-шәрәф  ай санала. Әгәр ай буе ураза тоту хәлегездән килмәсә, рәттән өч көн: мөхәррәмнең 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен уразада уздыру хәерле булыр. Иртәгә — мөхәррәмнең 9 нчы көне.

Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләрнең, игелекле эшләрнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак.

Кайберәүләр, гыйбадәт ул фәкать уразадан, намаздан гына гыйбарәт, дип уйлап бик нык ялгыша. Гыйбадәтебез – бер-беребезгә игелек кылу, мәрхәмәтле булу, шәфкатьлелек күрсәтү, ярдәм кулы сузарга тырышу. Ярдәмнең матдие дә, рухие да гыйбадәт икәнлеген аңлап, Аллаһыга ялвара-ялвара, игелекле эшләр кылырга, уразалар тотып, әҗер-савапка ирешергә ашыксак иде.  Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дә бит: “Киләсе елның мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, — дигән.