Главная  →  Новости  →  ИРТӘГӘ КАЗАНДА САМАТОВ УКУЛАРЫ УЗА
ИРТӘГӘ КАЗАНДА САМАТОВ УКУЛАРЫ УЗА

samatov
3 ноябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә җиденче тапкыр Саматов укулары төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Конференция Россия ислам иститутында үткәрелә, башлану вакыты сәгать 9.00 дә, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге.
Саматов укулары Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла. Узган елларда остаз бүләге Вәгыйзь хәзрәт Яруллинга, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Рәфыйк Мөхәммәтшинга, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәткә, Әлбир хәзрәт Кргановка, Ильяс хәзрәт Җиһаншинга тапшырылды. Быелгы бүләк иясе, иртәгә, ягъни 3 октябрьдә билгеле булачак.

***
Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган һәм 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Г. Саматов Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган. Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда – Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли. 2009 елда 6 мартта, озакка сузылган авырудан соң, 79 нчы яшендә вафат була.
Габделхак хәзрәт мөселман җәмгыятендә шәригать өлкәсендәге тирән белемгә ия хәзрәт буларак билгеле, бик күп дини хезмәтләр авторы. Уллары да бүгенге көндә Россиянең төрле өлкәләрендә ислам динен үстерүгә хезмәт куя.