Главная  →  Новости  →  ИРТӘГӘ — ГАШҮРӘ КӨНЕ
ИРТӘГӘ — ГАШҮРӘ КӨНЕ

Изге мөхәррәм ае – бик мөкатдәс ай. Бу айда олы бер көн – Гашүрә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (милади буенча быел 23 октябрьдә була). Гарәп теленнән “гашүрә” унынчы дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң, шушында яшәгән яһүдиләрнең бу көнне ураза тотканнарын белеп, алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдиләр болай дип җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга болай дигән: “Муса пәйгамбәр сезгә караганда безгә якынрак”. Рәсүлебез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен дә бу көнне ураза тотарга өндәгән. “Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Аллаһы Тәгалә узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итәр, истигъфар кылыр”, — дигән.

Гашүрә көнне башка бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яралткан, Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюп галәйһиссәләм авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган.