Главная  →  Новости  →  ИРТӘГӘ ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ МӘҮЛИД КИЧӘСЕ БУЛА
ИРТӘГӘ ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ МӘҮЛИД КИЧӘСЕ БУЛА

IMG_4474

Гаилә мәчете һәр елны рабигыльәүвәл аенда — Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) туган аенда күркәм Мәүлид кичәләре оештыра. Узган якшәмбеләрнең берсендә Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәргән иде. Иртәгә — 27 нче декабрь көнне ястү намазыннан соң мәчет каршындагы курс мөгаллимнәрен-мөгаллимәләрен, шәкертләрне Мәүлид мәҗлесенә чакырабыз. Программада Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сирасына багышланган вәгазьләр, салаватлар, мөнәҗәтләр, викторина һәм, әлбәттә, сый-нигъмәт белән тулы бәйрәм табыны булачак.