Главная  →  Новости  →  ИР-АТЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРАБЫЗ
ИР-АТЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРАБЫЗ

 бина

22 февраль көнне ГАИЛӘ мәчетендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, абыстайлар, язучылар, журналистлар катнашында “БҮГЕНГЕ ҖӘМГЫЯТЬТӘ ИР-АТНЫҢ РОЛЕ” дигән темага “акыл һөҗүме” форматында чара уздырыла. Сөйләшүдә ир баладан ир-ат тәрбияләү, гаиләдә ирнең дәрәҗәсен күтәрү, балалар суициды, XXI гасыр феминизмына кагылышлы сорауларга бергәләшеп җавап эзләү ниятләнелә.

Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.

Башлану вакыты: иртәнге 9 да.

Урыны: Гаилә мәчете (Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2).

Тел.: 8 (843) 223-06-62.

Журналистларны әлеге чараны яктыртырга чакырабыз.