Главная  →  Новости  →  ИКЕНЧЕ МӘРТӘБӘ «МИНЕМ ГАИЛӘМНЕҢ ШАМАИЛЕ» КОНКУРСЫ УЗДЫРЫЛА
ИКЕНЧЕ МӘРТӘБӘ «МИНЕМ ГАИЛӘМНЕҢ ШАМАИЛЕ» КОНКУРСЫ УЗДЫРЫЛА
Икенче мәртәбә "Минем гаиләмнең шамаиле"  конкурсы уздырыла

 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Казан Кремле” музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее), «Татар сандыгы» милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә традицион татар шамаиле техникасы белән ясалган  гарәп телле шамаиллар һәм картиналар конкурсын уздыра.

“Минем гаиләмнең шамаиле” икенче Россиякүләм конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырып һәм фотографияләрне 2016 елның 20 апреленә кадәр  info@dumrt.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла. Үткәрү урыны: ТР, Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясе, Ислам мәдәнияте үзәге. Үткәрү вакыты: 21 май — 5 июль, 2016 ел.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат dumrt.ru сайтында: /netcat_files/multifile/2627/polozhenie_o_provedenii_konkursa_UTOChNENNOE_2_0.docx