Главная  →  Новости  →  ИГЪТИБАР: 7 АВГУСТТАН НАМАЗ ВАКЫТЫ ҮЗГӘРӘ
ИГЪТИБАР: 7 АВГУСТТАН НАМАЗ ВАКЫТЫ ҮЗГӘРӘ

IMG_5636

Май башыннан алып август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый.  Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам булу һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.

Ә август башыннан алып (Казан өчен 7 августтан) исә, киресенчә, намазның төгәл кергән вакытын исәпләү мөмкин булу сәбәпле, намаз вакытлары кояш йөрешенә карап, астрономик хисаплау ысулы белән төгәл вакытында күрсәтелә башлый. Шуңа күрә ястү намазын уку вакытында кисәк үзгәреш барлыкка килә.