Главная  →  Новости  →  ИБРАҺИМ ОСТАЗ ШАМИЛОВКА — 80 ЯШЬ
ИБРАҺИМ ОСТАЗ ШАМИЛОВКА — 80 ЯШЬ

????????????????????????????????????

Казанның ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәсе әле күптән түгел генә үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. Бу көннәрдә тагын бер юбилей — иң өлкән остаз Ибраһим хәзрәт Шамиловка 80 яшь тулды. «Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шәкертләр һәм мөгаллимнәр алдында чыгыш ясап, Ибраһим хәзрәтне уку йортының иң нык, иманы камил булган, вакыт белән сыналган терәге, диеп атады.  Мәдрәсә җитәкчесе һәм иганәчеләр шурасы рәисе Фәрит хаҗи Мифтахов хәзрәткә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Һәрбер мөгаллим, мәдрәсә хезмәткәре Ибраһим хәзрәт турында җылы сүзләр әйттеләр һәм аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, мәгърифәт юлында уңышлар теләделәр», — дип хәбәр итә мәдрәсәнең рәсми сайты.

Ибраһим Гайнелгыйлем улы Шамилов, 1937 елның 5 гыйнварында Чувашстан Җөмһүриятенең Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. Авылда 7-еллык мәктәпне тәмамлагач, ике ел колхозда эшләгән. 1953 елда Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә Таулы сәнәгать мәктәбендә ташчы һөнәрен алган. Шушы һөнәр мәктәбен тәмамлагач, Төзү-монтаж оешмасында ташчы һөнәре буенча төзелештә эшли. 1956-1959-нчы елларда Ерак Көнчыгышта Владивосток һәм Советская Гавань шәһәрләрендә армия сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң 1959-1989 елларда Төрекмәнстан Җөмһүриятененең Красноводск шәһәрендә яши. Шунда яшәү чорында башта Ашхабад гидромелиоратив техникумында укып, «Граждан һәм сәнәгать төзелеше» һөнәренә ия була, төзелеш мастеры, прораб, план-икътисад бүлеге башлыгы булып эшли. Шул елларда читтән торып Төрекмән политехник институтында укып, «Төзелештә мөһәндис-икътиксадчы» һөнәренә ия була, төзелеш оешмасында бүлек башлыгы, Өлкә мали бүлегендә мөдир урынбасары һәм капиталь төзелеш бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкара.
1990 елда Казанга кайткач, төзелеш оешмасында план-производство бүлеге башлыгы булып эшли. 1995 елда Кабан арты мәчетендә башлангыч дини белем үзләштерә башлый. Беренче остазлары Зәкәрия, Габделкаюм хәзрәтләр аңа тиз арада шәригать хөкемнәрен үзләштерергә ярдәм итә. Соңрак ул Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укый башлый. 2000 елда мәдрәсәдә укуны тәмамлагач, дипломлы булгач, әле төзелеп тә бетмәгән Ризван мәчетендә эшли.
2003 елның март аенда кабат Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә кайткач, мөгаллим, кичке бүлек мөдире вазыйфаларын башкара башлый. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм Диния нәзарәтенең рөхсәте белән ул 2006 елда олы хаҗга бару бәхетенә ирешә.
Ул әле дә изге юлдагы эшләрен дәвам итә. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр арасында аның абруе бик зур.