Главная  →  Новости  →  ИҢ КҮРКӘМ МӘЧЕТНЕ «ТӘРБИЯЛЕ БАЛА» ТӨЗЕДЕ
ИҢ КҮРКӘМ МӘЧЕТНЕ «ТӘРБИЯЛЕ БАЛА» ТӨЗЕДЕ

Мәчет конкурсыМәчет конкурсы1Мәчет конкурсы2

Гаилә мәчетендә эшләүче «Тәрбияле бала» төркеменә 15 ләп бала йөри. Профессиональ педагоглар аларны математика, татар һәм рус теленнән мәктәпкә әзерли. Дөньяви фәннәрдән тыш Коръән дәресләре дә керә, балаларны рәсем, төрле кул эшләнмәләре ясарга да өйрәтәләр. «Беркадәр күнекмә биргәннән соң, без төрле иҗади бәйгеләр дә игълан итәбез. Күмәк хезмәт бала белән ата-ана арасын тагын да якынайта, аннары «Мәчетләр» дип аталган бу конкурс шактый катлаулы, шунлыктан, өлкәннәрне дә җәлеп иттек», — ди «Тәрбияле бала» төркеме җитәкчесе Алсу Хәйруллина.

Катыргы кәгазь, тозлы камыр һәм башка төрле материаллар кулланып иҗат ителгән бу «Аллаһ йортлары» килгән кунакларның да күз явын алды. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәййруллин, беренчелекне кемгә бирергә дә белмичә озак баш ватканнан соң, балаларның барысын да җиңүчеләр дип игълан итте. Аннары ул аларга үзенең нәсыйхәтләрен дә җиткерде. Бәйрәм тәм-томнар тезелгән табын артында дәвам итте.