Главная  →  Новости  →  «ГЫЙБАДАТЕ ИСЛАМИЯ» БУЕНЧА БАЛАЛАР АРАСЫНДА ВИКТОРИНА ҮТКӘРЕЛӘ
«ГЫЙБАДАТЕ ИСЛАМИЯ» БУЕНЧА БАЛАЛАР АРАСЫНДА ВИКТОРИНА ҮТКӘРЕЛӘ

viktorinaТатарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, 10-15 яшьлек балалар арасында Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» китабы буенча викторина үткәрелеп килә. Аның беренче туры район мөхтәсибәтләрендә узды. Район турында җиңүчеләр (3 малай һәм 3 кыз) төбәк турында катнашу хокукына ия булдылар. Анда җиңүчеләр (2 малай һәм 2 кыз) республика турына уза.
4 декабрь көнне Апанай мәчетендә викторинаның 2нче туры – башкала төбәге өлеше узачак. Республика туры исә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә 24 декабрьдә 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәреләчәк. Башка турлардан аермалы буларак, һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш әзерләргә тиеш. Республика викторинасында җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.