Главная  →  Новости  →  “ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ» КИТАБЫ БУЕНЧА ҮТКӘРЕЛГӘН ВИКТОРИНАГА ЙОМГАК ЯСАЛА
“ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ» КИТАБЫ БУЕНЧА ҮТКӘРЕЛГӘН ВИКТОРИНАГА ЙОМГАК ЯСАЛА

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия» китабы буенча балалар арасында үткәрелгән викторинага 24 декабрь көнне Галиев мәчетендә йомгак ясалачак. Бәйгене үткәрү вакыты һәм тәртибе түбәндәгечә:

9:00-9:50 — регистрация һәм иртәнге аш (мөфтият ашханәсе)

10:00-10:15 — бәйгенең ачылышы (Галиев мәчете)

10:00-11:50 – бәйге

12:00-12:25 — өйлә намазы

12:30-13:15 — төшке аш (мөфтият ашханәсе)

13:26-13:35 — икенде намазы

13:35-14:00 — җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучы барлык балаларны бүләкләү.
Республика турында алдагы этапларда (төбәк турында) җиңүчеләр (2 малай һәм 2 кыз) катнаша. Викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәреләчәк. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш (доклад) әзерләргә тиеш.

Бу хакта ТР МДНнең матбугат хезмәте хәбәр итә.