Главная  →  Новости  →  «ГОСМАНИЯ» УКУЧЫЛАРЫ ЛЕВ ТОЛСТОЙ МИРАСЫНА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ УЗДЫРДЫ
«ГОСМАНИЯ» УКУЧЫЛАРЫ ЛЕВ ТОЛСТОЙ МИРАСЫНА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ УЗДЫРДЫ

Госмания3Госмания

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан “Госмания” урта белем бирү мәктәбендә рус классигы Лев Николаевич Толстойның мирасына багышланган дәрес-конференциядә катнашты. Укучылар язучының күренекле әсәрләре буенча чыгышлар, иншалар әзерләгәннәр, аларда башлыча гомумкешелек кыйммәтләре чагылыш тапкан.

Муса Бигиев урамында урнашкан әлеге мәктәптә 129 бала белем ала, анда дөньяви белемнәр бирелә,  “Нур -Ислам” мәчете мөгаллимнәре Коръән, гарәп теле, әхлак, фикъһ буенча факультатив дәресләр алып баралар. Укучылар төрле конкурсларда, викториналарда, олимпиадаларда, Коръән уку һәм “Гыйбадәте исламия” китабы буенча уздырылган республикакүләм бәйгеләрдә актив катнашалар.