Главная  →  Новости  →  ГАШҮРӘ КӨНЕ ҖИТӘ
ГАШҮРӘ КӨНЕ ҖИТӘ

ashura
Гашүрә көне мөхәррәм аеның 10 ысына (быел 11 октябрьгә) туры килә. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң, шушында яшәгән яһүдиләрнең бу көнне ураза тотканнарын белеп, алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдиләр болай дип җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга болай дигән: “Муса пәйгамбәр сезгә караганда безгә якынрак”. Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен дә бу көнне ураза тотарга өндәгән. “Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): “Аллаһы Тәгалә узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итәр, истигъфар кылыр”, — дигән.
Гашүрә көнне башка бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яралткан, Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюп галәйһиссәләм авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган.
Мөхәррәм ае – рәҗәп, рамазан айлары кебек үк изге-шәрәф ай санала. Әгәр ай буе ураза тоту хәлдән килмәсә, рәттән өч көн: мөхәррәмнең 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен уразада уздыру хәерле булыр. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дә бит: “Киләсе елның мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, — дигән.