Главная  →  Новости  →  ГАЛИМНӘР ЭКСТРЕМИСТИК ХӘРӘКӘТНЕҢ ГЛОБАЛЬЛӘШҮЕНӘ КАРШЫ ТОРУ ЧАРАСЫ ЭЗЛИ
ГАЛИМНӘР ЭКСТРЕМИСТИК ХӘРӘКӘТНЕҢ ГЛОБАЛЬЛӘШҮЕНӘ КАРШЫ ТОРУ ЧАРАСЫ ЭЗЛИ

17-18 ноябрьдә Казанда «Россия һәм ислам дөньясы: экстремистик хәрәкәтнең глобальләшүенә җавап эзләү» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференция кысаларында «Якын Көнчыгышта һәм дөньяның башка регионнарында дини радикализм чагылышы», Россиядә һәм БДБ илләрендә дини экстремизм», «Дини экстремизмны профилактикалау тәҗрибәсе» һәм башка темаларга секцияләр, түгәрәк өстәл сөйләшүләре планлаштырыла. Пленар утырыш 17 ноябрьдә Казанда, Бауман урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан РТ Фәннәр академиясе бинасында узачак.