Главная  →  Новости  →  Гаиләдәге проблемалар каян килеп чыга?
Гаиләдәге проблемалар каян килеп чыга?

IMG_6285 Узган елгы проектны дәвам итеп, быел да Гаилә мәчетендә гаилә дәресләре башланды. Аны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара. Беренче дәрес – 28 октябрь көнне үткәрелгәне гаиләдә килеп чыккан проблемалар хакында барды. Аларны булдырмый калу өчен бары тик Коръән кушканны үтәргә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтенә иярергә генә кирәк – хәзрәт сөйләгәннәрдән әнә шундый нәтиҗә килеп чыга.
1. Нинди генә хәлдә дә ир һәм хатын бер-берсен тәнкыйтьләмәскә тиеш. Бер сахәбә Пәйгамбәребездән (с.г.в.) тәнкыйть турында аның фикерен белергә теләгәч, ул: “Кешене тәнкыйтьләү – хәрам”, — дигән.
2. Һәр хәерле гамәлне үзеңнән башларга. Әдәплелек үрнәге күрсәтүме ул, үз нәфесеңне тыюга кагылышлысымы – үзеңнән башла. Хатыныңны тәнкыйтьләп атканчы башта үзеңә кара, андый гаеп-хата үзеңдә дә юкмы? Тәнкыйтьләргә яратсаң, балаларың да сине кабатлар, сабыр итеп калсаң, алар да үз хатыннарына карата сабыр булырлар.
3. Үзеңә теләгәнне башкаларга да телә. Бу хакта Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә дә әйтелә.
4. Хатыныңны (иреңне) ишетергә өйрән. Син игътибарга лаек дип тапмаган ул сүз җәмәгатең өчен бик мөһимдер. Күп очракта бәхәсләр әнә шул ишетә белмәвебез аркасында килеп чыга.
5. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Елмаю да садака”, — дигән. Шушы гап-гади генә нәрсәдә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыта алырдай көч, Аллаһы Тәгалә каршында савап бар.
Изге Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтенә нигезләнгән шушы гап-гади кагыйдәләрне үтәгәндә гаиләгездә табак-савыт шалтырамас, йортыгызга бәрәкәт иңәр.