Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘДӘ КЫЗЛАР ЛАГЕРЕ АЧЫЛДЫ
ГАИЛӘДӘ КЫЗЛАР ЛАГЕРЕ АЧЫЛДЫ

Гаилә мәчетендә кыз балалар өчен җәйге лагерь эшли башлады. Лагерьга барлыгы 5 яшьтән 15 яшькәчә, 5 төркемгә 80 гә якын бала йөри. Кызларны тәрбияче-укытучы апалары Коръән укырга, ислам нигезләренә, әдәп-әхлакка өйрәтә, шулай ук иҗади дәресләр дә үткәрелә, кызлар бергәләп өйлә намазын укыйлар, көнгә бер тапкыр ашату каралган. Лагерь үзенең эшен 12 нче июньгә кадәр дәвам иттерәчәк.