Главная  →  Новости  →  Гаиләдә Коръән уку түгәрәге эшли
Гаиләдә Коръән уку түгәрәге эшли
ТР МДНнең Коръәнне өйрәнү бүлеге һәм Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, «Зәкят» хәйрия фонды тырышлыгы белән мәчеттә Изге китапны уку һәм ятлау курслары оештырылды: Өметлеләр (Азина 2, 1в), Кабан арты (Һади Такташ, 26), Гаилә (Җәүдәт Фәйзи, 3), Апанай (Каюм Насыйри, 27), Җидекүл (Яңа ур.), Әниләр (Газ, 18), Кояшлы (Күлбаш, 13), Буа мәчете (К.Либкнехт, 79), Нурулла (Мәскәү, 74), Хөзәйфа (Ю. Фучик, 52), Казан Нуры ( Х.Амирхан, 3), Салихҗан ( Бестужев, 26), Ризван (Мәүләтов, 48а), Жомга (Ильич, 4), Мәрҗани (Каюм Насыйри, 17), Ярдәм (Серов, 4а) . Гаилә мәчетендә әлеге курслар хатын-кызлар өчен дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, ир-атлар өчен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 4 тән 6 га чаклы алып барыла. Укулар бушлай, тагы шуны да әйтергә кирәк, курсларга йөрүчеләрнең яшьләре дә, белем дәрәҗәләре дә төрле.