Главная  →  Статьи  →  ГАИЛӘДӘ БЕР-БЕРЕҢНӘН КӨНЛӘШҮ БУЛЫРГА ТИЕШМЕ?
ГАИЛӘДӘ БЕР-БЕРЕҢНӘН КӨНЛӘШҮ БУЛЫРГА ТИЕШМЕ?

Гаиләдә бер-береңнән көнләшү булырга тиешме? (хәзрәт аңлатмасы)

Көнләшә – димәк, ярата, диләр. Бу нигезле гыйбарәме? Гаиләдә бер-береңнән көнләшү булырга тиешме?

Бу сорауга  Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

– Әлбәттә, гаиләдә ансыз булмый, була торган әйбер ул. Вәләкин аның да үз чикләре бар. Кемдер хәтта вак әйберләр аркасында да көнләшергә мөмкин,  “Ә нишләп ул сиңа карый?” – дип, мәсәлән, гәрчә ул кеше аның хатынына карамаган булса да. Шуның ише төрле сәбәпләр табып бәйләнә икән, әлбәттә, бу дөрес булмас. Динебез бит соңгы вакытларда яулык мәсьәләсен, кием мәсьәләсен дә юктан гына күтәрмәде. Ир-егетнең күзе башка кызларга төшмәсен өчен хатын-кыз гаурәт урыннарын капларга тиеш. Шуңа бит Аллаһы сөбхәәнәһү вә Тәгалә яулык бөркәнеп йөрүне фарыз иткән.

Шунысы да бар, бергә барганда, хәләл җефетенең күзе башкага төшә икән, хатын көнләшергә мөмкин. Вәләкин ирләр моның нәрсәгә китергәнен аңларга һәм белергә; хатынын мондый хисләрдән сакларга һәм якларга тиешләр. Шул ук вакытта үзебезгә дә ярамаган хәрам юлдан саклану зарур. Көнләшү хисе китергән сәбәпләрнең чикләре бар, шуннан узабыз икән, бу – гөнаһ санала. Гөнаһтан ерак торырга тиешбез.

Пәйгамбәребездә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) көнләшү хисе булганмы?

Пәйгамбәр – Пәйгамбәр бит ул! Аллаһы Тәгаләнең иң яратканы, безләрдән иң хәерлесе. Аллаһ аны иң зур мәхәббәт белән ярата. Төрле хәлләр булырга мөмкин, вәләкин аның хатыннары беркайчан да шушы нәрсәгә юл бирмәгәннәр. Мәсәлән, бер кичне Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны белән урамнан бара икән. Яныннан, исәнләшеп, сәхабәләр үтеп китә. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм), алар янына кире борылып килеп, мин хатыным белән үттем, дигән. Чөнки бу караңгы вакыт була. Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хатын-кыз белән бара иде, дигән шик белән шайтанга урын калдырмас өчен ул хәтта шундый вак әйберләрне дә аңлатып бирүне кирәк санаган.

Ир-атка хатыны көнләшмәсен өчен үзен ничек тотарга, нәрсә эшләргә? Һәм хатын-кызга да ирендә көнләшү хисе тудырмас өчен нишләргә?

Монда төгәл генә аерым бер кагыйдә юк. Чөнки аны һәрбер ир-ат, һәрбер хатын-кыз үзенчә хәл итә… Чынлыкта, ир белән хатын кара-каршы утырып күзгә-күз карап сөйләшергә, син шулай эшләгәндә миңа ошамый, ә болай эшләгәндә күңелемә бик хуш килә, дип уртак фикергә килергә тиешбез. Без шундый дәүләттә яшибез ки, хатын-кызлар ир-атлар белән бер коллективта, бер бүлмәдә утырып эшләргә мөмкин. Монда, шәригатьне бозмыйча, тәртип саклау мөһим һәм ирнең теләкләренә колак салу кирәк. Чөнки гаиләне ашатучы да, караучы да һәм Аллаһ каршында җавап бирүче дә ул – ир.

Берничә хатын белән гаилә корган мөселманнар хатыннары арасындагы көнләшү белән ничек көрәшә?

Егетләрдән, абзыйлардан бу хакта сорашып торам. Әлбәттә, бу бик авыр. Мин һәрдаим әйтә киләм, берничә хатын-кызны кияүгә алу – ул ир өчен өстәмә йөкләмә. Социаль яктан да, әхлакый, матди яктан да. Шуңа күрә күп хатынлы ирләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Безнең хатын-кызлар, Аллаһка шөкер, холыклы да, телле дә, әлхәмдүлилләһ. Хатыннар арасындагы көнләшү белән ничек көрәшергә дигәндә – Аллаһ бер Үзе генә белә инде…

Хатын-кыз балаларын иреннән көнли аламы?

Без хәзер шундый чорда яшибез – феминизм, башкасы… Әмма бер әйберне аңларга тиешбез – гаиләдә ир-ат баш. Һәм без шушы ирнең дәрәҗәсен күтәрмәсәк, әтиең ни әйтер, әтиең ачуланыр, дип куркытмасак, гаиләдә тәртип булмас. Хатын-кыз, мин акчаны күбрәк алып кайтам, дип уйласа да, хәтта күбрәк алып кайтса да, ул аны беркайчан да күрсәтергә тиеш түгел. “Менә бит, мин балаларга әйберләрен алам, син алмыйсың, нишләп алар сине күбрәк ярата икән?” – дию дә дөрес булмас. Һәм гөнаһлы, шайтан фикерләреннән без ерак булырга тырышыйк. Әни – ул әни, әти – ул әти. Һәм әни әти урынына утыра алмый, ә әти әни урынына утыра алмый. Әгәр хатын-кыз гаиләдә балаларының әтиләрен үзеннән күбрәк яратуын тоя икән, димәк, бу —  бик акыллы һәм зирәк хатын. Чөнки әти кешене яраткан, хөрмәт иткән гаилә – бәхетле гаилә.

Көнләшүдән саклый торган дога бармы?

Иннәәллаһы мә әссабириин – Аллаһы Тәгалә сабыр кешеләр белән бергә була. Тормышта, гаиләдә исә сабырлыктан башка булмый. Менә үземнең гаиләне алсак та, бик күп нәрсә сабыр итүгә корылган. Телефонымда номерлар бик күп. Шулар арасында хатын-кызларныкы да бар. Эш дәверендә кем дә булса шалтырата икән, мин барысының да телефоннарын язып барам. Хәләлем беркөнне әйтә: “Синең анда яртысыннан күбрәге хатын-кызлар”, – ди. Вәләкин без бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһ ризалыгы өчен бер-беребезгә ышанырга, сабыр булырга да тиешбез.

 Лилия ВӘЛИЕВА,
intertat