Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МУЗЕЕН БЕРГӘЛӘП БАЕТЫЙК
ГАИЛӘ МУЗЕЕН БЕРГӘЛӘП БАЕТЫЙК

Казанның Гаилә мәчетендә Коръән музее эшли. Мәчет ачылганнан бирле хәзрәтләр татар гаиләләрендә сакланып калган иске китапларны, иске имляда язылган Коръән тәфсирләрен җыю белән шөгыльләнә. Музейда әби-бабайлардан калган Коръән, борынгы дини китаплар урын алган; Изге китапның дистәләгән телдәге нөсхәсе бар.
“Дөньяда ничә тел булса – барлык шул телләрдә басылып чыккан Коръән китапларын тупларга дигән ният куйдык, — ди Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. — Кардәшләребезгә зур үтенечебез бар: командировкага барасызмы, чит илдә ял итәсезме – шул җирлектә яшәүче халык телендәге Коръән басмаларын алып кайтып, мәчетебезгә бүләк итсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек”.
Китаплар янәшәсендә матур-матур түбәтәйләр дә шактый җыелган. Рөстәм хәзрәт кая гына бармасын – Казахстангамы, Кырымгамы – һәркайдан мөселман кардәшләребезнең үзенчәлекле милли баш киемнәрен алып кайта. Инде экспонатларга урын җитми башлаган, экспозицияләрне киңәйтәсе бар.
“Мәчеттә мондый музей булдыру уе очраклы рәвештә генә тумады, — ди хәзрәт. — Бирегә көн саен, бала-чагасын ияртеп, күпме дин кардәшебез гыйбадәт кылырга; күпме яшьләр никах укытырга килә. Берочтан музей экспонатлары белән танышып, борынгыларның динебезгә, Изге китапка мөнәсәбәтен тоеп, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен белеп китсен ул — безнең ният әнә шундый”.