Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ МӘХӘЛЛӘСЕ ЯШЬЛӘРЕ СПАРТАКИАДАДА КАТНАША
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ МӘХӘЛЛӘСЕ ЯШЬЛӘРЕ СПАРТАКИАДАДА КАТНАША

tennis
Бу көннәрдә Гаилә мәчетенең өстәл теннисы буенча һәм мини-футбол командалары Казан шәһәр башкарма комитеты оештырган мөселман яшьләре спартакиадасында катнаша. Кичә безнең команда Россия ислам институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге, «Мөхәммәдия» мәдрәсәләре, Казан районнары мөхтәсибәтләре командалары — барлыгы 16 футбол командасы арасында сайлап алу турын үтте.
Өстәл теннисы буенча ярышлар бүген көндезге сәгать 2 дә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә башлана. Гаилә мәчете командасы егетләре — Эльдар, Рамил, Рөстәмгә һәм футболистларыбызга уңышлар телибез!