Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЯЗГЫ ЛАГЕРЬ ЯБЫЛДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЯЗГЫ ЛАГЕРЬ ЯБЫЛДЫ

IMG_4230IMG_4313IMG_4237IMG_4275

Язгы каникул көннәрендә Гаилә мәчетендә балалар өчен дини лагерь эшләде. Кече мәктәп яшендәге 40 лап бала мәчеттә ислам дине нигезләрен өйрәнде, Коръән укыды, сүрәләр ятлады.  “Мәчетебез ишекләре һәркемгә ачык, ә балаларыбызны бирегә җыю дигәндә, һәр форсаттан файдаланырга тырышабыз. Безнең әле бер генә каникулда да дини лагерь оештырмый калганыбыз юк. Балаларыбыз да күзгә күренеп “үсә”: әдәп-әхлаклары яхшыра, дини гыйлемнәре тирәнәя, араларында Коръәнне ятлаучылар да байтак.  Балаларыбызның бүгенгесен кайгырту – мәхәлләбезнең киләчәген кайгырту дигән сүз бит ул”, — диде Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Һәм мәчетебезнең хәзрәтләренә, абыстайларга, мөгаллимнәргә, ашарга пешерүчеләргә, җыештыручыларга, гомумән, шушы лагерьны оештыруда катнашкан барча кардәшләребезгә рәхмәтләрен җиткерде. Аннары балалар лагерь ябылу тантанасына килгән кунакларга гыйбрәтле риваятьләргә нигезләнгән тамаша күрсәттеләр, нашидлар җырладылар. Соңыннан лагерьга йөргән барлык балаларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.