Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ВЕТЕРАННАР БЕЛӘН ОЧРАШУ УЗДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ВЕТЕРАННАР БЕЛӘН ОЧРАШУ УЗДЫ

Гаилә мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән чәй табыны артында җылы очрашу узды. Аны мәчет коллективы Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрият йорты һәм «Зәкят» хәйрия фонды белән бергәләп оештырды. Коръән укып, дога кылганнан соң мәхәллә балаларының чыгышы тәкъдим ителде. «Сугыш афәтләре рухыгызны сындыра алмаган, ачлы-туклы көенчә дә Ватан өчен, безнең якты киләчәк өчен көрәшкә күтәрелгәнсез — балаларга гыйбрәт итеп әнә шул хакта сөйләгез. Ватанны хөрмәт итәргә, туган җирнең, маңгай тире белән игелгән ризыкның кадерен белергә өйрәнер өчен сезнең үрнәк безгә бик кирәк. Барысына да рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар, Аллаһы Раббыбыз һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен», — диде Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең вәгазендә. Җавап итеп, ветераннар да хатирәләре белән уртаклаштылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Рамазанов исә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язган шигырен да укып күрсәтте. Кунакларның да, мәҗлесне оештыручыларның да уртак фикере яңгырады ул шигъри юлларда:
«Дөньяларга тынычлык бир, Раббым,
Ирек кылма явыз көчләргә!»