Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ПЕДСОВЕТ УЗДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ПЕДСОВЕТ УЗДЫ

педсовет1педсовет3педсовет2педсовет

— Тәүге тапкыр аяк атлап кергән кешене мәчет белән таныштыруны мин, гадәттә,  михрабтан башлыйм. Чөнки михраб (мәчетләрнең мулла намаз вәгазь укыр өчен аерым эшләнгән урыны, түре) – “фронт сызыгы”. Менә сез дә шайтаннарга каршы “фронт сызыгы”нда. Ә ул вәсвәсә кылудан һич туктап тормый. Эшегез җаваплы да, саваплы да, Аллаһ барчагыздан разый булсын, — Гаилә мәчете каршындагы курсларда укытучы мөгаллимнәрнең педсоветын Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрде.

Гаилә мәчете коллективы быел дүртенче чыгарылышка әзерләнә. Ел дәвамында 34 төркемдә 30 остаз-остазбикә ислам дәресләре алып барды. Һәр төркемдә уртача 9-10 ар шәкерт белем алды. Мәчетнең исеме җисеменә туры килеп тора: әбиләр дә, бәбиләр дә, мәктәп балалары да, өлкәннәр дә гыйлем эсти биредә. Шәкертләрнең иң кечкенәсенә 3,5 яшь, иң өлкәне  — 86 яшьлек әби дәрескә такси яллап йөри. Мөгаллимнәр,   Аллаһ ризалыгын өмет итеп, шәһәрнең төрле почмакларыннан килеп укыталар. Һәркайсы, безнең мәчет, безнең мәхәллә, дип җан атып тора.

Кыенлыклар да юк түгел, әлбәттә. 1200 квадрат метрлы мәчеттә нибары ике сыйныф бүлмәсе. Ял көннәрендә подвал, балкон, намаз залларына алма төшәрлек тә урын юк. Шушы чаклы халыкның барысына да уңайлы дәресләр челтәрен төзү дә җиңел булмаган. Анысын, уку елы башында ук 173 нче мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, алар ярдәме белән  хәл иткәннәр.

Һәр мөгаллимнең еллар дәвамында формалашып, шомартылган үз эш алымы бар. Киңәшмәдә ясалган чыгышлары үзенә күрә бер тәҗрибә алмашу кебек тә килеп чыкты. Күбесе дәресне тиз алдырып китүче шәкертләрне мәдрәсәгә дип махсус әзерли икән; уку авырданрак бирелә торган шәкертләрне, өлкән яшьтәгеләрне аерым төркемнәргә тупларга тырышалар. Уку елы дәвамында килеп кушылганнар да бар, алар белән индивидуаль эшләргә туры килә. Гарәп телен тирәнрәк бирү өчен гарәп теле укытучысы чакыртып, махсус төркем ачканнар. Ир балалар төркемендә исә  гыйлем таратуның заманча, кызыклы алымын куллана башлаганнар – дини тематикага документаль фильмнар күрсәтәләр. Мәчет каршындагы курслар гына булса да, шәкертләргә таләпләрне куя беләләр икән, кайбер абыстайлар хәтта уку елы азагында имтихан бирү системасын керткәннәр. Нәтиҗәдә берничә укучыны югалтканнар анысы…

Курсларда укулар ТР мөселманнары Диния нәзарәте раслаган программа нигезендә алып барыла. Коръән, тәҗвид, фикъһ, сира, гакыйдә һәм әхлак дәресләре укытыла. Мөгаллимнәрнең сүзләренә караганда, программадан артта калмыйлар, әмма Коръән сүрәләрен ятлау өлкәннәргә авыррак бирелә. Ә менә балалар төркемнәрендә бу иң яраткан дәресләрнең берсе, берничә җүзне яттан белүче кызлар, малайлар бар.

Киңәшмәдә мөгаллимнәргә мәчет каршындагы курслар өчен расланган әлеге программага нигезләнеп төзелгән дәреслекләр һәм бүләк итеп Коръәннең Казан басмасы таратылды. Дәреслек Диния нәзарәтенең уку-укыту эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшинның кануни мөхәррирлегендә әзерләнгән. “Аттестация узу белән генә чикләнмичә, алга таба остазлар-абыстайларга укытырга рөхсәт бирүче шәһадәтнамәләр дә тапшырылырга мөмкин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның нияте шундый”, — дип, Рөстәм хәзрәт Диния нәзарәтенең курслардагы укыту эшчәнлегенә мөнәсәбәте җитди булуга басым ясады.

Уку елы тәмамланырга күп вакыт калмады. Бу хакта сөйләшеп, фикерләшкәннән соң, мөгаллимнәр шәкертләрнең чыгарылыш кичәсе көнен дә билгеләделәр. Күңелле мәҗлес файда белән узсын, дигән ният белән шәкертләр арасында викторина да уздырырга булдылар.

Киңәшмә Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның мөгаллимнәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирүе белән тәмамланды. Алда торган Рәгаиб кичәсенә, рамазанга, ифтарларны оештыруга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде (сүз уңаеннан, быелгы ифтарларны оештыруда Гаилә мәчетендә шактый күңелле яңалыклар көтелә; WhatsAppның Гаилә мәчете төркемендә бу темага инде шактый кызу бәхәсләр дә бара); Республика ифтарының – 27 майда, ә Болгар җыенының 20 майда узачагы игълан ителде.

— Шушы мәчет каршындагы курслардан бик зур эшләр башлана, Аллаһ кылган гамәлләребездән разый булса иде. Менә тиздән Болгар ислам академиясе ачылырга тора. Без укытып чыгарган шәкертләр арасыннан да академияләрдә гыйлем туплап, динебезгә, милләтебезгә хезмәт итәрлек бөек галимнәр чыкса иде, — дип тәмамлады киңәшмә эшен Рөстәм хәзрәт.

Мәрьямбану Хафиз